90 СЕЗОН

Яңалыклар

Ачык университет: Татар дастаны ни сөйли?


“Ачык университет” укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган “Татар дастаны ни сөйли?” дип аталган яңа курс башлый. Курсларда “Татар дастаны ни сөйли һәм аны ничек дөрес укырга?”, “Дастан: фэнтези, батыр-супергеройлар һәм тарихи чынбарлык” һәм башка сорауларга җаваплар табарга була.

Лекцияләр онлайн һәм офлайн форматта уздырыла. Беренче лекция 14 октябрьдә Тинчурин театры актерлары катнашында үтте. Тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаков “Идегәй: трагик шәхесме?” дигән темага лекция укыды.

Лекция Тинчурин театрында “Идегәй” спектакленә әзерлек барышында уздырыла. Әсәрнең премьерасы декабрь аенда була.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Ачык университет: Татар дастаны ни сөйли? Ачык университет: Татар дастаны ни сөйли?
Ачык университет: Татар дастаны ни сөйли? Ачык университет: Татар дастаны ни сөйли?