90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бина буенча экскурсиягә чакыра. Экспонатларга бай музей, сәхнә арты һәм грим салу бүлмәләре, бутафория остаханәсе, костюмнар сакланучы урынны, репетицияләр залын күрә алачаксыз.

Әлеге сәяхәт аеруча мәктәп укучылары өчен кызыклы булачак. «Театр яктылыкка илтә» дип аталган экскурсия вакытында танылган драматург, актер һәм татар театрына нигез салучы шәхесләрнең берсе Кәрим Тинчурин турында күбрәк белерсез. Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан төзелгән шәҗәрәсе белән дә танышырсыз. Бинаның тарихы, бизәлеш стиле, тамашаларны оештырудагы үзенчәлекләр турында мәгълүмат алып, репертуар белән танышу мөмкинлеге бар.

Сәнгать сөючеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык, рәхим итегез!

Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!
Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез! Тинчурин театрына экскурсиягә рәхим итегез!