90 СЕЗОН

Яңалыклар

Бүген Болгарда “Кара пулат” операсының премьерасы узачак

Операның яңартылган премьерасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның килүе көтелә.

Музыкаль әсәр 12-13 августта, кичке сәгать сигездә Болгар музей тыюлыгында open-air форматта күрсәтеләчәк. Аны, гадәттәгечә, театр сәхнәсендә түгел, ә үзенчәлекле бина фонында – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте осталары төзегән уникаль тарихи һәйкәл – Кара пулат янәшәсендә тамаша кылып булачак, дип белдерде Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның продюсеры Фәнис Мөсәгыйтов.

Композитор Эльмир Низамовның, Ренат Харис либреттосы буенча язылган «Кара пулат» операсы премьерасы 2015 елда Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. Сигез еллык тәнәфестән соң, май аенда Кәрим Тинчурин театрында кабаттан куелды.

«Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – бөтен дөнья өчен, кыйммәте булган күренекле урын. Һәм безгә кешеләрдә тарихны өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен проектлар кирәк», – дип ассызыклады Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

Операда төп рольләрне артистлар Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Тинчурин театры труппасыннан операда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Илнур Байназаров һәм Зөлфәт Закиров катнаша.

Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, операның музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал, куючы-рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам – Асель Исмәгыйлева, балетмейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстер Динә Венедиктова, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина.

12-13 августта күрсәтеләчәк әлеге мәдәни чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев. Кара пулат объектында заманча ут визуализациясе эффекты, 3 D maping кулланылачак. Оештырганда тарихи-мәдәни мирасны саклауның барлык таләпләре исәпкә алына, дип сөйләде Илгиз Зәйниев.

Исегезгә төшерәбез, «Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак кимнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Бүген Болгарда “Кара пулат” операсының премьерасы узачак
Бүген Болгарда “Кара пулат” операсының премьерасы узачак