90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды

700 укучы, 40 мәктәп, 32 остаз, 20 дәрес: Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә!» проектларын йомгакладылар. Укучылар мастер-классларда алган күнекмәләрен сәхнәдә күрсәтте. Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, Илфак Хафизов, Резедә Сәләхова проектта дәресләр алып барулары өчен Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатларына лаек булды.

16нчы майда Казанның 180нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиясендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә!» проектларының йомгаклау чарасы үтте. Проектта мастер-класслар алып барган

Проектлар Казан Мэриясе тарафыннан 2022нче елның февраль-май айларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700гә якын укучыны татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәтте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Чарада шушы 20 дәрес эчендә өйрәтелгән эш нәтиҗәләре күрсәтелде. Бер сәхнәдә ике сәнгать төре: хореография һәм нәфис сүз очрашты. Укучылар татар биюләрен, вальс башкарды, татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, театтральләштерелгән тамаша күрсәтте.

«Идеяләреңнең тормышка ашуын күрү – зур бәхет. Былтыр май аенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын Казанның парк һәм скверларында башлап җибәргән идек, хәзер ул мәктәпләргә дә үтеп керде. Бүгенге чара – бары тик 20 дәреснең нәтиҗәсе. Киләчәктә аны тагын да масштаблырак, фестиваль итеп дәвам итү мөһим. Проектларның кирәкле эш икәнен һәркем аңлагандыр. Чөнки без хәрәкәтләрне генә түгел, алар аша сөйләм теленә дә өйрәтәбез», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә!» проектлары остазларына Казан шәһәре Башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләрен профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар татар телендә уздырды.

«Сөйлә!» проектында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары татар телендә үткәрде.

«Мәктәпләргә сәнгать белгечләре, актерларны җәлеп итү кирәк дигән уем бар иде. Бу проект минем уйларымны тормышка ашырды. Балалар өчен бик кирәкле дәресләр булды: без бер дә сәхнәгә чыгып карамаган балаларны кузгаттык. Шушы «десант» киләчәктә тагын да күбрәк мәктәпләргә җибәрелсә иде. Чөнки укучыларга гадәттә мәктәпләрдә үзләренә генә шөгыльләнергә туры килә», – диде Татарстанның халык артисты, «Сөйлә!» проекты остазы Зөлфия Вәлиева.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй айларында Казанның паркларында һәм скверларында дәвам итәчәк. Әлеге мастер-классларда теләгән һәр кеше бушлай катнаша ала. Аның беренчесе 26нчы май көнне Кабан күле яр буенда үтәчәк.

Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды Тинчурин артистларына Казан Башкарма комитеты рәхмәт хатлары тапшырды