Татарча Русский English

Директорның эше кадак сайлаудан башлана («Безнең гәҗит»)

Тинчурин театрының быелгы сезоны юбилейларга бик бай. Санап карадык: бөтен юбилярларның яшен кушсаң, 420 килеп чыга! Шуның 50 елы – театрның директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы МӨСӘГЫЙТОВныкы. 2нче декабрьдә гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк Фәнис әфәнде белән очрашып, эш турында да, тормыш турында да сөйләштек.

«ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ БИЕДЕМ»

– Фәнис Наилевич, 50 еллык гомерне фильм кебек тизләтеп кенә искә төшереп чыксак, анда нинди кадрлар керер иде?

– Мин тумышым белән Арча районындагы Күчтем дигән авылдан. Урман янындагы кечкенә генә авыл иде ул. Миңа 3 яшь булганда аны бетерделәр һәм без гаиләбез белән Казанбаш авылына күчендек. Кыш иде. Ат чанасы кырыеннан йөгереп төшкәнем һаман да хәтердә. 5 яшемдә укый башладым. Апалар белән китапханәгә барып, «Елак куян» дигән китап алган идем. Таушалып беткән бик сирәк китап иде ул, тотсаң да ертыла торган. Ертылган җирләренә кәгазь ябыштырып чыкканнар… 6 яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Олылар белән бергә спектакль уйнарга алдылар. Аннан соң бик күп спектакльләрдә уйналды. Мәктәпкә кергәч, режиссер булып, үзем куеп та йөрдем. Гомумән, безнең класс бик актив иде. Кичәләр дә оештырдык, спорт ярышларында да актив катнаштык…

10нчы класста укыганда, 1000 вольтлы ток сугып, чүт кенә үлми калдым. Ике кул чугым сөякләре күренеп торырлык итеп янып чыккан иде. Имтиханнарны да бәйләнгән кул белән биреп йөргәнем хәтердә әле.

Аннары өч ел армия. Анда да үлемнән калдым – мина шартлаган җиргә туры килдем… Кайткач, педагогия университетына кереп, физкультура укытучысы белгечлеген алдым. Практиканы үзем укыган мәктәптә үттем. Тиешле бер ай урынына өч ай булдым анда. Укучылар белән көн саен йөгерә идек. Йөгерә башлыйбыз, әзрәк җир киткәч, флаг кадап калдырабыз. Беренче класслар шунда кадәр менә дә, кире төшә тора. Өч-дүртләр ераккарак йөгерә. Ә югары класслар Арчага кадәр йөгерә. 30ар градуслы салкыннарда да калдырмадык без бу шөгыльне!

– Сез гаиләдә төпчек бала да икән бит әле…

– Сигезенче бала мин. Безнең әти бик шаян кеше иде. Мин тугач: «Исемен кем дип куштыгыз соң?» – дип сораганнар моннан. «Фәнис – канис, бүтән кирәкми», – дип әйткән ди әткәй.

Төпчек дигәч тә, иркә булдым, димәс идем. Безнең заманда иркәләнергә вакыт булмады бит. Олы абыйга эш кушалар, ул аны икенче туганыбызга куша, анысы – уртанчыбызга, иң соңыннан ул эш миңа кала торган иде (көлә). Төпчек булуның яхшы ягы да бар. Апалар сөйләве буенча, мин 8 ай булганчы ук йөреп киткәнмен. Олы туганнар артыннан мүкәйләп, аларга кызыгып, тизрәк йөрисем килгәндер, дим.

– Ә Тинчурин театры белән беренче очрашуыгыз кайчан булганын хәтерлисезме?

– Армиядән кайтып, педагогия университетында укый башлагач булды ул. Мин мәктәптә укыганда да биеп йөргән идем, югары уку йортында да биюне ташламадым. Ялгышмасам, 1990нчы ел иде: Флюра исемле кыз белән республика күләмендәге иҗади фестивальдә Арча данын яклап чыгыш ясарга чакырдылар. Тинчурин театры сәхнәсендә биеп, гран-при алган идек! «Социалистик Татарстан» газетасының беренче битендә зур итеп рәсемебезне дә бастырып чыгардылар әле. Ул чакта, кайчан да булса монда җитәкче булып килермен, дип кем уйлаган бит! Ә 2002нче елда шушы театрга директор итеп билгеләндем.

«МИҢНЕХАНОВКА ЧЕРЕК БАГАНАЛАРНЫ КҮРСӘТТЕК»

– Үзегез дә сәхнәдә уйнап, биеп йөргән кеше икәнсез, ә директорга иҗатчы булу кирәкме соң?

– Артыгы белән. Артистлардан 15 тапкырга артистрак булырга кирәк директорга. Наполеонның әйткән сүзе бар: «Театр белән идарә иткәнче, мин дәүләт белән идарә итәм». Театр дәүләт эчендәге дәүләт бит ул. Монда 40 артист, һәрберсе үзе бер йолдыз, һәрберсенең күңеленә юл табарга кирәк.

Авылдан килгән апалар спектакль карап чыгалар да: «Бик күңелле яшәп ятасыз, көн дә спектакль карыйсыз икән», – диләр. Алты кеше уйнаган бер спектакльне сәхнәгә чыгару өчен өч ай дәвамында ничәмә-ничә кеше хезмәт куйганын белсәләр, алай дип әйтмәсләр иде. Сәхнә артын белмәгән кеше безнең эшнең нидән гыйбарәт булуын күз алдына да китерә алмый торгандыр. Директорның иң беренче бурычы – үз өлкәсендә белгеч булган кешеләрне туплап, алар белән бергәләп проект булдыру һәм аның үз бәясен аклавын тәэмин итү.

– Сезнең бу дәүләт эчендәге дәүләттә ничә кеше?

– 171,5 кеше штатта. Дөрес ишеттегез – ярымы да бар! Ә килешү буенча эшләүчеләр белән бергә – 227. Шуның 40ы артист.

– Ә спектакльне сайлаганда директор катнашамы?

– Катнаша, тик артык басым ясый алмый. Шулай да, театрдагы һәр проект өчен директор җаваплы. Безнең үзебезнең күпме закон бар, һәрберсен исәпкә алырга, тотылган һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк. Әйтик, тәхет ясау өчен кадак алабыз. Кадак 23 сум тора. Бюджетны тикшереп утыручылар карыйлар: ә монда бит кадакның 27 тиенлеге генә дә бар, нишләп шунысын алмаска?! Ләкин тәхеткә бит гади кадак кына бармый, эшләпәлесе, матуры кирәк. Шуны аңлатып бирергә кирәк. Андый мисаллар көн саен булып тора.

– Сез директор булган чорда театр бинасына капиталь ремонт та ясалды бит әле. Ничек барды ул дүрт елга сузылган зур эш?

– Ул ремонт бик кирәк иде инде. 1850нче елда төзелгән бина бит бу. 1953нче елда гына бер тапкыр ремонт булган. Анысын да ремонт димәсәң – хәтере калыр: гөмбәз рәвешендәге түшәмне ватып, фанер белән тигезләп кадаклап куйганнар, керү юлын әзрәк төшергәннәр, черегән баганаларны тимер терәүләр белән терәткәннәр. Тагын әзрәк торса, ул баганалар тәмам череп бетеп, спектакль вакытында ук ишелеп төшкән булыр иде, мөгаен. Сүтә башлагач, фойедагы ике кадакны гына алдылар – бөтен түшәм килеп төште. Эшче егет сикереп төшеп кенә өлгерде.

Бу ремонтны Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр булганда, 2006нчы елда башладык без. Ул килешкә, идәндәге паркетның бер кырыен ачып, черегән баганалар күренә торган итеп куйдык. Алай эшләмәгән булсак, бәлки, ремонтка рөхсәт тә бирмәгән булырлар иде.

Ремонт вакытында бик кыен булды. Эшчеләр арасында төрлесе була: намуссызы да, тизрәк бетсен, дип кенә эшләүчесе дә. Шуңа күрә һәр стенага театрда эшләүче бер кешене бастырып куйдым, шул рәвешле эш барышын контрольдә тоттык.

Ремонт 2010нчы елда төгәлләнде. Тик аңарчы да спектакльләрне туктатып тормадык. Бик күп йөрдек, 12шәр мең километр узып, Себергә кадәр барып җиттек. Ул якларга әле бер генә театрның да барып чыкканы юк иде. Ә без биш ел рәттән бардык. Анда дуслашкан кешеләр белән хәзергәчә аралашып торабыз.

– Йөрү дигәннән, быел гастроль белән Абхазиягә дә барып кайттыгыз бит әле. Белүемчә, татар театрының ул якка барып чыкканы юк иде?

– Әйе шул. Узган ел Буада узган артистлар Сабан туена Абхазиянең Премьер-министры һәм мәдәният министры килгән иде. Шул вакытта безне үзләренә чакырдылар. Бик яхшы каршы алдылар анда безне, Президентларына кадәр килде. Ике көндә дә зал шыгрым тулы иде, кешеләр елашып утырды, рәхмәтләр әйттеләр. Үзебезнең артистларга да ошады: эшләрен дә эшләделәр, диңгездә дә коендылар. Хәзер Абхазия театрын үзебездә көтәбез инде. Элемтә дәвам итәр дип өметләнәбез.

– Сез бит әле «Арча якташлыгы» җәмгыяте җитәкчесе дә. Мин Арчадан, ярдәм итегез әле, дип, теләге булган һәркем килә аламы сезгә?

– Шулай киләләр дә! Телефоныма да шалтыраталар, сайт аша да мөрәҗәгать итәләр. Булыша алганына үзебез ярдәм итәбез, үзебез булдыра алмаганын, якташлык исеменнән хат язып, хөкүмәткә юллыйбыз. Якташлык җәмгыятенең эше концерт кую белән генә чикләнми. Анысын әйтсәк тә, әле бер генә районның да ике көн рәттән концерт куйганы юк. Ә без куйдык! Анысына да керә алмый калучылар күп булды. Шуңа күрә, бәлки, «Арча якташлыгы атналыгы»н уздырыргадыр, дип уйлап торабыз.

– Үзегезнең иҗади кеше икәнлекне белдек инде, ә гаиләдәгеләр?

– Хатыным Илмира театр училищесын тәмамлаган. Түбән Кама һәм Яшьләр театрларында эшләп тә йөрде әле ул. Хәзер балалар бакчасында мөдир. Балалар да театрга йөреп торалар. Олысы Алмаз студент инде, мине узып бара, спорт һәм компьютерлар белән кызыксына. Уртанчысы Булат гитарага да, музыкага да, футболга да йөри. Анысы алтынчы класста. Кызыбыз Азалия 2нче класста укый, рәсемгә, биюгә тартыла.

Аллаһка шөкер, бүген әниебез исән-сау. 87 яшендә, авылда яшәп ята. Әти 2003нче елда мәрхүм булды. Сигез туганнан алтыбыз исән. Гел аралашып, ярдәмләшеп яшибез.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА,