Татарча Русский English

Театр – дәүләт эчендә дәүләт («Ватаным Татарстан»)

Иҗат коллективының җитәкчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән ачыктан-ачык сөйләшүдә без бу сорауга җавап таптык кебек. Ихлас, ялгышудан курыкмый, уйлаганын яшерми торган җитәкче проблемаларга карашы һәм аларга карата фикерләре белән бүлеште. Шулай итеп, театрның эчке кухнясы белән танышыйк.

– Иҗади оешманы җитәк­ләүнең үзенчәлекләре шактый. Монда үзеңә дә сәнгать кешесе булу, иҗади процессны аңлау кирәктер, минемчә.

– Тинчурин театрына Яшьләр театрыннан килдем. Шуңа күрә мондый оешмаларны җитәкләү­нең җаен белә идем инде. Аннан килеп, кайсы гына театрны алма, аларның барысын да кечкенәдән сәхнә тирәсендә үскән кешеләр җитәкли. Миңа да сәхнә ят түгел. Алты яшьтә беренче спектакльдә катнаштым. Аннан халык театрында чыныктым, ә студент елларында ансамблебез белән концертлар куя идек. Туксанынчы елларда бию буенча лауреат исеменә лаек булып, “ВТ”ның беренче битендә фотобыз да чыккан иде хәтта. Бу – Казан педагогия институтында укыган чак. Аннан икътисадчы белгечлегенә, соңрак менеджмент буенча югары белем алырга туры килде. Заман белән бер адымда барыр өчен анысы да кирәк.

– Тинчурин театрын ул вакытта нинди хәлдә кабул итеп алдыгыз?

– Ул һәр яклап күчеш чоры иде. Оештыру ягын алсак, казна, бюджетның яңача корылган чак­лары. Элек бер счетка акча килә дә, аны тармакларга бүлә идек. Хәзер исә кирәк әйбереңә дәүләткә заказны алдан биреп куясы… Командада эшләүне яңача корырга кирәк иде. Элек спектакль турындагы мәгълүмат­ны тарату администраторга йөкләнсә һәм бу эш афиша, радио һәм телевидение аша башкарылса, хәзер интернетны эшкә җигә белергә һәм кызыксындыру чараларының төрлесен уйлап чыгарырга кирәк. Бу җәһәттән хәтта реклама-мәгълүмат агентлыгы булдырырга туры килде. Элеккеге эш рәвешен мин бер зур бәлеш белән чагыштырсам, хәзергесе аерым вак бәлешләргә әверелде. Бүленеп беттек. Цехлар аерым, мәгълүмат бүлеге аерым, иҗат төркеме аерым эшли. Алар һәрберсе үз эшен белә һәм 100 процентка башкарырга тырыша. Бер мисал: элек мин эшкә килгәндә, монда бер рус егете эшли иде. Ул завхоз да, режиссер ярдәмчесе дә, костюмнар бүлеге мөдире дә иде. Нинди генә йомыш кушсаң да, хәзер була, дип җавап бирә, әмма бернәрсә дә эшләми. Хәзер болай эшләп булмый да, ярамый да. Эшебез артты, катлауланды, әмма тәртип салынды.

– Иҗади коллектив белән җитәкчелек арасында урталыкны табу авырмы, җиңел­ме?

– Наполеон, театр белән ида­рә иткәнче, дәүләт белән идарә итү хәерлерәк, дигән. Моңа өстәп нәр­сәдер әйтеп булмый. Мин беркайчан да иҗат оешмасына җитәкче итеп режиссерны, артистны, рәссамны куймас идем. Чөнки болар бөтенесе үз кысаларыннан чыга алмас иде. Әйтик, бер режиссер да башкаларның эшен объектив бәяли алмый. Артистларга, рәссамнарга үз даи­рәсе кешеләре кадерлерәк. Ә бит театр иҗат коллективыннан гына тормый. Сәхнәдә артистлар уйнаса, сәхнә артында аларга хезмәт күрсәтүче тулы бер армия тора. Монда тегүченең дә, электр куючының да эшен бәяли бе­лергә кирәк. Алар да – шәхесләр, аларның эше дә – сәнгать әсәре дәрәҗәсендә. Театрда 200 дән артык кеше эшли. Шуларның кырыгы – артистлар, калганы сәх­нәдә күренми торган хезмәт­кәр­ләр. Көнем еш кына зар тыңлап үтә. Бер-берләреннән зарлануны да, үпкәне дә тыңларга туры килә. Шунсыз булмый. Җи­тәкче булгач, хезмәткә­ребезнең тормыш мәшәкать­ләрен җайлар­га булышуны, хас­таханәләргә салуны да нормаль кабул итәм. Чөнки театр ул – дәүләт эчендә дәүләт.

– Казанда көн дә премьера күрсәтелә дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. Менә шушындый шартларда Тинчурин театры тамашачыны җәлеп итү өчен нинди алымнар куллана?

– Иң беренче чиратта тауар­ның сыйфатын кайгыртырга кирәк. Димәк, театрда беренче урында спектакль тора. Аны популярлаштыруның ярдәмче чаралары бар. Мин моны беренче чиратта халыкны театр бинасына җәлеп итүдә, ияләштерүдә күрәм. Бу – төрле кичәләр, фес­тивальләр үткәрү, балалар белән эшләү, социаль проектларда катнашу да. Шул рәвешле яхшы имидж тудыргач, даими тамашачы барлыкка килер иде. Тамашачы, чыннан да, талымлы. Аны үзебездән биздермәс өчен, репертуарны төрләндерү, үзеңдә башка театрларны, хәтта концертларны да кабул итәргә кирәк дип саныйм.

– Камал театры, мәсәлән, концертны җиз иләк аша үт­кәреп, сынап, берничәне ге­н­ә кертә.

– Концертларның театрда куелуы бик кирәк. Чөнки гел концертка гына йөрүче кешеләр бар. Аларның театрга барганнары да, спектакль караганнары да юк. Менә шундый кешеләрне бинага аяк бастырырга кирәк. Теа­трда исә спектакльләр, артистлар турында мәгълүмат җитәр­лек. Ул моннан билет алып та китәргә мөмкин әле. Һәрхәлдә аның күңеленә театр орлыгы салына, мондагы мохиткә карата фикере барлыкка килә.

Арча якташлыгы концертлары да биредә уза. Халыкның бу төр чараларга ихтыяҗы зур, быел хәтта концертны ике көн уздырдык. Бәлки әле бу чара атналыкка әйләнер. Тамашачы ки­лә икән, нишләп җәлеп итмәскә? Аларның ун проценты булса да спектакльгә билет алып китә ала бит. Тамашачы өчен уңайлыклар бар. Билет кына түгел, монда китабы да сатыла, театрга эштән килүчеләргә кайнар азык бар, машина куяр урыныбыз да уңайлы.

Театрга балаларны тарту буенча да эш башкарыла. Күптән түгел Тинчурин исемендәге фес­тиваль үтте, хәзер аның балалар белән эшләү өлеше бара. Зона турлары үтте инде. Мәктәп укучылары Кәрим Тинчурин әсәр­ләрен өйрәнү буенча сигез төрле номинациядә ярыша. Бу – рәсем ясау, кул эшләнмәләре иҗат итү, җыр, шигырь, инсценировка, инша буенча үзеңне сынап карау дигән сүз. Башта ул республика күләмендәге бәйге иде, хәзер Чуашстан, Мари Иле дә кушылды. Бәйге турында мәгълүматны хәтта чит илдән килгән кунакларга да биреп җибәрдек. Чараның әһәмияте бик зур. Балалар атак­лы драматург дөньясын аңлар­га өйрәнә, балага ярдәмгә гаилә, хәтта мәктәп тә кушылып китә. Шулай итеп театр тамашачысы арта.

Җиңүчеләргә исә бәллүр Кәрим сыны һәм спектакльгә билет тапшырыла.
Бездә мәдәни туган көн дигән чара да уздырыла. Теләгән һәр­бер кеше биредә гомер бәй­рәмен билгеләп үтә ала. Аларга биредә өстәл әзерләнә, спектак­ль­гә билет та тапшырыла. Кызыксындыру чаралары шактый, әм­ма спектакльгә кассадан билет сату авыррак бара.

– Бәлки билет бәяләре кыйммәттер?

– Әллә ни кыйммәт димәс идем. Иң кыйммәт дигәне – 1000 сум, арзаны 200 сумны тәшкил итә. Кассадан билетларның 15-20 проценты гына сатыла, калганын оешмалар аша таратабыз. Ә бит касса спектакльнең сыйфатын күрсәтә. Минемчә, спектакльне чыгарган бөтен сәнгать составы­ның гонорарларын турыдан-ту­ры шушы спектакльгә билет сатылуга бәйле итәргә кирәк. Спектакльне шартлы рәвештә проект дип билгеләсәк, мин аның югары дәрәҗәдә узуы һәм үзен аклавы өчен бию, музыка, бизәлеш өчен зур белгечләрне җәлеп итәр идем. Менә шунда югары сәнгать әсәре туа. Тинчурин театрының мондый мисалы бар. Ул – “Кара пулат” спектакле. Ә инде аңа про­дюсерлык итү – анысы директор эше. Театр директоры – шул ук продюсер инде ул. Безнең репертуар начар түгел, аңлагыз. Әмма спектакльне сәхнәгә чыгару алдыннан белгечләр бәясен алсын иде. Элек худсовет булган. Начар әйбер дип әйтмәс идем мин аны. Бүген бигрәк тә кирәк андый бәя. Әйтик, без бер көнне Казанда ничә татарча чара барганлыгын санап карадык. Концертларны кертеп, 14 җирдә татарча тамаша барганлыгы ачык­ланды. Әлбәттә, тамашачы иң яхшысын сайлап алачак.

– Шуннан чыгып, Тинчурин театры репертуары ничек төзелгән?

– Аз-азлап барысы да бар, классикасы да, тәрҗемә әсәре дә, көндәлек спектакльләр дә. Дө­ресен әйтик: соңгы вакытта репертуарда әллә ни үзгәреш юк. Премьера әсәрләре начар чыкса, моның өчен директорны сүгә­ләр, ә яхшы булса, мактаулар бүтәннәргә эләгә. Менә шушы сис­тема җайлансын иде. Театрлар корылтаенда кызып чыгыш ясаган Райкинга мин, иркенләп эшлисең килә икән, үз театрыңны булдыр, дияр идем. Бюджет театрында алай булмый. Монда бит фантазияне, иҗатны кысмыйлар, бары тик җаваплылык кына та­ләп итәләр. Чөнки безгә грантлар бирелми, ничек тә үз көне­безне үзебезгә күрергә кала. Соңгы ике спектакльне үз кө­чебез белән үз акчабызга чыгарабыз.
Мәскәү театрында гастрольдә булдык. Анда билет бәяләре 6-8әр мең сум тора. Җитәкчелек исә, без оешмаларга билет сатабыз, дигәнгә шакката. Бүлмәдән чыккан юк, билет кассадан китә, диләр. Мәскәү белән чагыштырырга ярамый, әлбәттә. Шулай да билет кассадан сатылганда гына спектакльнең сыйфаты турында сүз алып барып булуына иманым камил. Режиссерның вазыйфасы – халыкның теләген ике адым алда белү. Шул вакытта аның гениаль дип йөртелергә хакы бар.

Тормыш кызык бит ул. План тутыру мәсьәләсен генә алыйк. Ул ел саен арттырып үтәлергә тиеш. Залдагы урыннар саны ел үткән саен артмый бит. Мәсәлән, без бер елда спектакльләрне 257 мәртәбә уйнарга тиеш. Бу – нормаль күренеш. Ләкин 2014 елда – 257, 2015 елда 300 булса, быел 350 не уйнарга тиеш булып чыгабыз. Елда көннәр саны артмый бит. Аның ике айга сузылган җәйге яллары бар, ремонт чоры бар. Менә шул ике айны чигереп, һәр көнне спектакль уйнасак та, 300 дән арттыра алмыйбыз. Бу репетиция һәм премьерага әзерлекне исәпкә алмаганда. Мондый кызыклар безнең эштә адым саен диярлек.

– Димәк, таякның авыр башы, ни генә дисәк тә, иҗат төркеменә, артистка төшә.

– Менә шуңа коллективны туп­лап тору, үзара мөнәсә­бәт­ләрне җайлау, ял итү өчен төрле чаралар үткәрәбез. Сезон ябылгач, Биләргә барып, сарык чалабыз. Бу инде күркәм гадәткә әйләнде. Болгарда булдык, үзара ярышлар оештырабыз, бәй­рәм­нәрне билгеләп үтәбез. Театрда җылы мохит булу кирәк. Ансыз эшләр алга бара алмый. Театр белән театрның аралашуы да бик кирәк. Шуңа күрә театр Сабан туен оештырып җибәрдек.

– Тамашачыга җиткерәсе теләкләрегез бармы?

– Театрдан бизмәгез, дуслар. Бу тормыш шаукымыннан арындыра торган, күңелсезлекләрне оныттыра, уй-фикерләрне тә­р­тип­кә сала торган урын. Сәхнәдә барган сюжет аша үзеңә читтән карау урыны да – театр. Тинчурин театры ул әле – төрле шаукымнарга бирелмәгән, җирдән аерылмаган театр. Безнең бинабыз да элеккеге рухны саклый, хәзер бөтен уңайлыкларыбыз да бар. Без сезне көтәбез.

Әңгәмәдәш — Гөлинә Гыймадова, “Ватаным Татарстан”,  № 179, 02.12.2016