Татарча Русский English
11.05.2017 18.30 сәгатьтә

Ефәк баулы былбыл кош (Премьера)

Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана

Жанры — мелодрама

А.Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә! Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.  Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы?

Спектакль мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган.

Драматургы — Аяз Гыйләҗев

Режиссеры – Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,  РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы – Наилә КУМЫСНИКОВА, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композиторы – Мәсгут ИМАШЕВ, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА

Рольләрне башкаралар:

Рәшидә – Исламия Мәхмүтова

Мияссәр – Сәлим Мифтахов

Әсма – Лилия Мәхмүтова

Хурия – Люция Галләмова

Әдһәм – Илгизәр Хәсәнов

Шифан – Лилия Камалиева

Рәсим – Айдар Фәтхрахманов

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.

Cпектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (12+)

dsc_1553 dsc_1557 dsc_1558 dsc_1208 dsc_1405