Татарча Русский English
18.30 сәгатьтә 29.06.2017

Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр (Премьера)

Һәрчак 20дә булганнарга багышлана

Жанры — музыкаль комедия

Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала.

Кәефегезне күтәрергә телисезме? Димәк, әлеге спектакль, һичшиксез, Сезнең өчен!

Драматургы —  Туфан Миңнуллин

Режиссеры һәм музыка авторы – Резеда ГАРИПОВА

Рәссамы – Альбина ХӨСӘЕНОВА

Вокал буенча педагог – Алия ХӘМЗИНА

Музыка җитәкчесе – Евгения ГЛУХОВА

Җыр текстлары авторы – Илфак ХАФИЗОВ

Рольләрне башкаралар:

Гомәр – Артем Пискунов

Ризван – Булат Зиннәтуллин

Заһир – Зөлфәт Закиров

Низам – Илнур Байназаров

Нәҗип – Салават Хәбибуллин

Тәнзилә – Диләрә Фәттахова

Алинә – Гүзәл Галиуллина

Гөлназ – Камилә Галиева

Дамирә – Айсылу Мөсәлләмова

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Cпектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (12+)

dsc_9732 dsc_0046 dsc_0061 dsc_0131 dsc_0103 dsc_0082 dsc_9604 dsc_0149 dsc_0203 dsc_0176 dsc_9871