Татарча Русский English
Баш режиссер

ЗАҺИДУЛЛИН РӘШИД МУЛЛАГАЛИ улы

Untitled-35

Тел.: 236-66-69

E-mail: karimkonkurs@mail.ru

Россия Федерациясенең атказанган артисты

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәшид Заһидуллин 1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамланганнан соң 1988 – 1993 елларда Казан яшь тамашачылар театрында актер һәм режиссер булып эшли. Ә инде 1989 елда талантлы актер үзен тулысынча режиссерлык һөнәренә багышларга карар кыла. Башта ул Казан театр училищесының актерлык бүлеген, аннары Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссура факультетын тәмамлый. Уку дәверендә Р.Заһидуллин Вахтангов мәктәбенең иң яхшы үрнәкләрен үзләштерә. 1993 елда яшь режиссер данлыклы Кәрим Тинчурин театрына эшкә урнаша һәм бүгенге көндә дә әлеге театрда иҗат итә. Һәр яңа спектакле белән диярлек Р.Заһидуллин үзенең һәм коллективының яңа иҗади мөмкинлекләрен ачты һәм ача тора.

20 елдан артык Р.М.Заһидуллин театр үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә.  Аның иҗат эшчәнлеге театрның  күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килде.  Эшкә һәм иҗатка карашлар үзгәргән ул дәвердә, Р.М.Заһидуллин коллективны нәтиҗәле иҗат тирәсенә осталарча берләштереп, хезмәткәрләр арасындагы  аңлашынмаучанлык һәм үзара бәрелешләрне булдырмый калды.

Баш режиссер эшчәнлеге дәверендә Р.М.Заһидуллин көтелмәгән сәнгати чаралар һәм чишелешләр аша кыю рәвештә новаторлык, концептуальлек белән сугарылган спектакльләр тудыра. Театр репертуарында түбәндәге спектакльләр:  Н.Фәттахның «Итил суы ака торур», И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»,  К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», П.Бомаршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», Т.Гыйззәтнең «Башмагым», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т.Миңнуллинның «Төш», М.Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм «Өзелгән өмет», Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять», М.Әмирнең «Гөлшаян»,  Ф.Лорканың «Бернарда Альба йорты», Г.Тукайның  «Сөй гомерне!», В. Шекспирның «Гамлет» һәм башка спектакльләр барлыкка килә.

Егерме ел иҗат дәверендә Тинчурин театры сәхнәсендә генә дә аның тарафыннан 70 тән артык спектакль куелды! Яңартылган репертуар сәясәтеннән соң, тамашачыларның театрга карата мөнәсәбәте үзгәрә, һәм ул Республикабызның яраткан милли коллективларының берсенә әверелә.

Р.М.Заһидуллин Татарстаннан читтә дә татар мәдәниятен  пропагандалауда  зур эш башкара.

Р.М.Заһидуллин башка дәүләт артистлары белән спектакль сәхнәләштергән беренче һәм бердәнбер Татарстан режиссеры. Ул 2010 елның мартында, татар-төрек мөнәсәбәтләре тарихында беренче мәртәбә, татар театры классиклары К.Тинчурин белән С.Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын куйды. Әлеге зур уңыш белән барган спектакльдә татар пьесасы геройлары Әнкара шәһәрендә «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә  төрек телендә сөйләшә һәм җырлый   башлады.

Шул ук елның апрелендә Төркиянең тышкы эшләр министры чакыруы буенча, Әнкарада Г.Тукай әсәсрләре буенча Р.М.Заһидуллин сәхнәләштергән “Сөй гомерне!” спектакле күрсәтелде. Спектакльдән соң, Төркиядә шагыйрьнең иҗатына багышланган мәдәни көннәр үткәрелү мәсьәләсе күтәрелде. Нәтиҗәдә, “ТЮРКСОЙ” җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында 2011 ел шагыйрь иҗатына багышланды, ә Әнкара шәһәрендә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

Р.М.Заһидуллин элегрәк югалган элемтәләрне кабат торгызу юнәлешенә дә зур игътибар бирә. Аның инициативасы белән театрның гастроль эшчәнлеге дә киңәйде. Әйтик соңгы елларда театр гастрольдә  булган шәһәрләргә: Чиләбе, Уфа, Пенза, Санкт-Петербург, Мәскәү,  Анталия, Әнкара, Истамбул, Брюссель кебек шәһәрләр керә.

Бүген, татар театры традицияләрен күз карасыдай саклаган хәлдә, Р.М.Заһидуллин төрле жанрларда кыю рәвештә яңа спектакльләр сәхнәләштерә. Тинчурин театры сәхнәсендә татар халкының тормышын чагылдырган, милли үзаңны үстергән тарихи драмалар (М.Маликова «Соңгы риваять», Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К.Тинчурин «Назлы кияү», Х.Вахит «Кияүләр») бара. Шулай ук әдәби театр кебек катлаулы жанрны торгызу буенча да актив эш алып барыла ( Г.Тукай «Сөй гомерне!», М.Мәһдиев «Без- 41 нче ел балалары», Р.Вәлиев «Язмышым юллары»). Режиссерның әлеге һәм башка башлап йөргән эшләре  театрның бөтен иҗат эшчәнлегендә яңа формалар эзләү һәм аларны тормышка ашыруга зур этәргеч бирә.

Р.М.Заһидуллин театр сәнгатен үстерүгә багышланган Бөтенроссия күләмендә уздырылган конференция һәм лабораторияләрдә дә актив катнаша.

КДМСУның театр сәнгате кафедрасы профессоры Р.М.Заһидуллин зур педагоглык стажына ия. 20 елдан артык ул, актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе буларак, яшь талантларга профессионал дәрәҗәдә сәхнә серләрен өйрәтә.   Хәзерге көндә аның укучылары остазларының эшен илнең төрле почмакларында дәвам итәләр.

Р.М.Заһидуллин заман сулышын нечкә тоемлап, киләчәкне алдан күрә белүче режиссер. Аның таләпчәнлеге, оештыру осталыгы, актив  иҗат эшчәнлеге  нәтиҗәсендә К.Тинчурин театры Татарстан Республикасының алдынгы милли театр коллективларының берсенә әверелде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган спектакльләр исемлеге:

1) 1992 — К.Тинчурин «Хәйләсез дөнья файдасыз» (комедия),

2) 1993 — Э.Яһүдин «Мәхәббәткә мәдхия» (мелодрама),

3) 1993 — Н.Фәттах «Итил суы ака торур» (тарихи эпос),

4) 1993 — Ш.Фәрхетдинов «Әкият турында әкият» (музыкаль әкият),

5) 1994 — Х.Вахит «Кияүләр» (музыкаль комедия),

6) 1994 — Р.Хәмит «Исәнлеккә-саулыкка» (комедия),

7) 1994 — Н.Гаетбаев «Тынгысыз төн, яки шкаф эчендә кем?» (комедия),

8) 1994 — И.Грекова «Тол хатыннар көймәсе» (драма),

9) 1994 — Р.Сәгъди «Баһадурның бәхете» (музыкаль әкият),

10) 1995 — П.О.Бомарше «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе» (комедия),

11) 1995 — Ш.Фәрхетдинов «Йолдызлы яңгыр» (музыкаль комедия),

12) 1995 — Б.Рацер,В.Константинов «Игълан буенча өйләнү» (комедия),

13) 1995 — Р.Сәгъди «Баһадурның яңа дуслары» (музыкаль әкият),

14) 1996 — Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай!» (комедия),

15) 1996 — К.Тинчурин «Назлы кияү» (музыкаль комедия),

16) 1996 — И.Разумовская «Кайда соң син?» (драма),

17) 1997 — Г.Зөйнашева «Җаным жәл түгел сиңа» (комедия),

18) 1997 — Х.Төхфәтуллов «Сакла сөюне- таплама берүк» (мелодрама),

19) 1997 — Ш.Фәрхетдинов «Мыгырдык» (музыкаль әкият),

20) 1998 — Ш.Фөрхетдинов «Али баба һәм өч карак» (музыкаль әкият),

21) 1998 — Р.Солнцев «Сакаллы сабыйлар» (комедия),

22) 1998 — Х.Вахит «Яңадан мәхәббәт турында» (мелодрама),

23) 1999 — С.Шәкүров «Карт гашыйк» (комедия),

24) 1999 — К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» (музыкаль трагедия),

25) 1999 — Т.Гыйззәт «Башмагым» (оперетта),

26)1999 — Ж.Б.Мольер «Галиҗәнап де Пурсоньяк» (комедия),

27) 2000 — Б.Брехт «Кураж ана һәм аның балалары» (трагикомедия),

28) 2000 — Р.Сәгъди «Яз галәмәте» (комедия),

29) 2000 — Н.Гаетбай «Ничек кияүгә чыгарга?» (комедия),

30)2000-Ш.Фәрхетдинов «Саламторхан, яки бәхет гөле» (музыкаль әкият),

31) 2001 — Ф.Бүләков «Кызлар нигә елый?» (мелодрама),

32) 2001 — Т.Миңнуллин «Саташу» (драма),

33) 2001 — Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» (комедия),

34) 2002 — Ш.Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (музыкаль әкият),

35) 2002 — Р.Батулла «Сөйгән ярым ятка кала» (водевиль),

36) 2003 — Л.Вәлиев «Париж егете Әлфәнис» (комедия),

37) 2003 — К.Тинчурин «Хикмәтле доклад» (комедия),

38) 2003 — М.Гыйләҗев «Бала баласы балдан татлы» (комедия),

39) 2004 — Т.Миңнуллин «Ай булмаса- йолдыз бар» (мелодрама),

40) 2004 — М.Горький «Кояш төшмәгән җирдә» (драма),

41) 2005 — Н.Хикмәт «Мәхәббәт турында риваять» (трагедия),

42) 2005 — М.Әмир «Гөлшаян» (комедия),

43) 2005 — Е.Шварц «Кыю Вәсилә һәм Убырлы карчык»(әкият),

44) 2006 — Н.Гыйматдинова «Бер тамчы ярату» (мелодрама),

45) 2006 — Д.Салихов «Танышулар-кавышулар» (комедия),

46) 2006 — Ю.Әминов «Өти балак Гөлүзә» (комедия),

47) 2007 — К.Тинчурин «Американ» (комедия),

48) 2007 — Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Нәрсә соң ул Яңа ел?» ( әкият),

49) 2008 — Ф.Г. Лорка «Бернарда Альба йорты»(трагедия),

50) 2008 — Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Бәйрәм белән, кызлар!» (комедия),

51) 2008 — Х. Вахит «Кияүләр» (музыкаль комедия),

52) 2008 — Т.Миңнуллин «Яшьлегем-юләрлегем» (комедия),

53) 2009 — Г.Тукай «Сөй гомерне!» (шигъри драма),

54) 2009 — К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» (комедия),

55) 2009 — Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Мәхәббәт баскычы» (комедия),

56) 2010 — М.Кәрим «Айгөл иле» (романтик драма),

57) 2010 — Ш.Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә» (комедия),

58) 2010 — Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Шүрале online» (музыкаль әкият),

59) 2011 — Х.Ибраһимов «Төн яна учакта» (мелодрама),

60) 2011 — X.Вахит «Кияүләр» (музыкаль комедия),

61) 2012 — Т.Миңнуллин «Төш» (драма),

62) 2012 — М.Мәһдиев «Без кырык беренче ел балалары» (әдәби драма),

63) 2012 — Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха» (риваять),

64) 2012 — Р.Вәлиев «Язмышым юллары» (музыкаль- шигъри драма),

65) 2013 — К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» (музыкаль драма),

66) 2013 – В.Шекспир «Гамлет» (трагедия),

67) 2013 – Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Алтын көз» (комедия),

68) 2014 – М.Маликова «Соңгы риваять.Сөембикә» (трагедия),

69) 2014 – К.Тинчурин «Назлы кияү» (музыкаль комедия),

70) 2014 – Ф.Яруллин «Бер күрешү- үзе бер гомер!» (музыкаль комедия),

71) 2015 — Ф.Г.Лорка «Өметсез хыяллар» («Бернарда Альба йорты») (трагедия),

72) 2015- Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин  «Эх,алмагачлары!» (комедия),

73) 2015 —  Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин  «Әкият китабы» (әкият)

74) 2016 — С.Мрожек «Шашкан бабай» («Кароль» ) (абсурд комедиясе)