Татарча Русский English

Нишләп сәхнәгә картлык менде? («Ватаным Татарстан»)

Соңгы вакытта театрлар социаль проблемаларга игътибар итә. Менә шушы берничә көн эчендә генә дә без картлык, ялгызлык турында берничә спектакль карадык. “Һөнәр” фестивале кысасында Әлмәт драма театрының “Син кайда идең?”, Чаллы курчак театрының “Сак-Сок” спектакльләре әнә шундыйлардан иде. Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәү­ләт драма һәм комедия театрында шушы темага багышланган “Ефәк баулы был­был кош” премьерасы бара.

– Аяз Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” әсәренә алынганчы Татарстан картасын карадык. Бик күп җир­ләрдә картлар йортлары бар һәм алар шыгрым тулы икән. Бер яктан дәүләтнең өлкәннәрне, ветераннарны кайгыртуы яхшы анысы. Ә бит мөселман илләрендә картлар йорты да, ятимнәр йорты да юк. Аларның урыны гаиләдә, – диде, ачынып, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин.

Театр еш кына картлар йортларына барып спек­такль­ләр уйный икән. Көр кү­ңелле картны уйнаган Та­тарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов, барган саен, мондый хәлдә калганчы, үлүең артыграк дип кайтам, диде. Ә рәхәт яшәргә омтылган Рәсим ролен башкарган Айдар Фәтхрахманов, ул карт­ларның күз карашлары да икенче, дип өстәде.

Мелодрама өйләнү һәм ирекле мәхәббәт, картлыктагы ятимлек проблемаларына кагыла. Әсәр язылганга өч дистәдән артык вакыт узган, ә проблемалар хәл ителү түгел, кискенләшә ге­нә бара. Никахсыз тору бү­ген гадәти хәлгә әйләнде, балаларның ата-аналарын картлар йортына тапшыруы да гайре табигый хәл түгел. Өстәвенә картлар йортларында, урыннар җитмәү сә­бәпле, түләүле хезмәтләр тәкъдим итә башлаганнар. Менә бит нинди хәлләргә барып җиткәнбез.

Моннан 34 ел элек режиссер Равил Тумашев бу спектакльне куйган булган инде. Ул вакытта да ул зур уңыш белән барган. Хәтта бү­генге составта элек уйнаган актерлар да бар. Бүген Хурияне уйнаган Татарстан­ның атказанган артисты Люция Галләмова ул вакытта яшь кыз Шифан ролен башкарган. Бүген исә каенанасын картлар йортына тапшырттырган усал килен ролен башкара.

Режиссер сәхнәдәге җи­де образның да җыелма булуын искәртте. Безнең арада балаларын яратып үстер­гән, картлыкларында кадер­сезгә әйләнгән карчыклар да, ялгызы калып, тормышларын алып бара алмаган картлар да, үзләрен генә кайгыртучы Хурияләр дә шактый. Үзебез­гә читтән бәя бирергә вакыт җит­кән­дер, шәт, ди артистлар.

Вакыйгалар картлар йорты урнашкан күл буенда бара. Декорация юк диярлек, бюджеты бик сай икән­леге күзгә ташлана. Рәшит Заһи­дул­лин, мондый әсәр­ләр актерлар уены белән генә алдыра ала, дип исәпли. Ул хәт­та уенны һәм декорацияне бифштекс һәм гарнир белән чагыштырды. Бифштексны (актерлар уены) үзен генә дә ашап була, ә менә гарнирны юк, дип шаяртты ул.  Чыннан да, бу спектакль ихлас уенга корылган. Рос­сиянең атказанган, Татар­стан­ның халык артисты Исламия Мәхмүтованың ялгыз, кирәксез ана турындагы мө­нәҗәте нәкъ менә ихласлыгы, гадилеге белән тетрән­дерде. Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов­ның картлар йор­тына анасыннан акча дауларга кил­гән персонажы да әле чир­ка­ну, әле кызгану хисе уятты.

Кыскасы, сәхнәгә картлык, кешенең кадерсезлеге темасы менде. Димәк, җәм­гыятьтә ярый һәм ярамый, ирек һәм хокуксызлык, хөр­мәт һәм кадерсезләнү арасында чикләр җуела башлаган. Театр мондый чакта санитар ролен башкара һәм санитарның вак җитешсез­лек­ләре, чыннан да, бик вак булып кала.

Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 176, 26.11.2016/)