Татарча Русский English
18.30 сәгатьтә 31.05.2017

Ефәк баулы былбыл кош (Премьера)

Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана

Жанры — мелодрама

Аяз Гыйләҗев әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә тыл һәм сугыш ветераннары өчен район картлар интернат-йорты урнашкан. Авыр тормыш юлы үтеп, картлык көнендә шушы йортка килеп эләксәләр дә, алар зарланмыйлар, ялгызлыкларын карусыз гына кабул итәләр. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.

Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы?

Спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә!

Драматургы — Аяз Гыйләҗев

Режиссеры – Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,  РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы – Наилә КУМЫСНИКОВА, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композиторы – Мәсгут ИМАШЕВ, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хормейстеры – Алия ХӘМЗИНА

Рольләрне башкаралар:

Рәшидә – Исламия Мәхмүтова

Мияссәр – Сәлим Мифтахов

Әсма – Лилия Мәхмүтова

Хурия – Люция Галләмова

Әдһәм – Илгизәр Хәсәнов

Шифан – Лилия Камалиева

Рәсим – Айдар Фәтхрахманов

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.

Cпектакль 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (12+)

dsc_1553 dsc_1557 dsc_1558 dsc_1208 dsc_1405