Татарча Русский English
10.05.2017 18.30 сәгатьтә

Гашыйклар тавы

Жанры — музыкаль хикәя

Илдар Юзеевның әлеге повесть — поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли…

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында  мәхәббәтләрен ВӘГЪДӘ  белән беркетәләр.   Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?..

Драматургы — Илдар Юзеев

Режиссеры — Резеда ГАРИПОВА

Рәссамы — Наталья ПАЧКОВА

Хореографы — Лилия ЗИННӘТУЛЛИНА

Хормейстеры — Алия ХӘМЗИНА

Спектакльдә М.Имашев, С. Ибраһимов һәм халык көйләренә җырлар яңгырый.

Рольләрне башкаралар:

Сәет — Илфак Хафизов

Мөнирә- Гүзәл Галиуллина

Карт Мөнирә — Ләлә Миңнуллина

Карт Сәет — Илгизәр Хәсәнов

Язучы — Артем Пискунов

Өмет — Зөлфәт Закиров

Сафа — Ирек Хафизов

Хәнәфи — Самат Вәлитов

Беренче егет — Илнур Байназаров

Алсу, Беренче кыз — Зөлхия Шәмсетдинова (КТУ студенты)

Икенче кыз — Гөлнара Гыймранова

Өченче кыз — Айсылу Мөсәлләмова

Дүртенче кыз – Камилә Галиева

Яшь Сәет, Икенче егет — Илназ Гыймалетдинов (КТУ студенты)

Өченче егет- Салават Хәбибуллин

Спектакльнең премьерасы  2014 елның 30 ноябрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 50 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)