90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин театрында “Умай” лабороториясе эшли

Тинчурин театрында “Умай” лабораториясе эше дәвам иттерелә. Чираттагы очрашуга эксперт буларак галимә Тәэминә Биктимерова да чакырылган иде. Ул лабораториядә катнашучыларга татар хатын кызы, аның гаиләдә һәм җәмгыятьтә нинди урын тотуы турында лекция укыды.

Шушы елның 13 гыйнварында Тинчурин театрында Казан консерваториясе белән берлектә опера лабораториясе башланып китте. Лабораториянең максаты – татар телендә өч кыска камера операсы булдыру. Беренче лабораторияне төрки халыклар данлаган Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталды. Бу лаборатория татар хатын-кызының татар мәгарифенә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышлана.

Лабораториянең кураторлары – Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов, культуролог Энҗе Дусаева, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыка белгече Анна Сокольская.

Сәхнәгә әсәрләрне Туфан Имаметдинов җитәкчелегендәге режиссерлар лабораториясендә катнашучылар куячак. Премьералар апрель аенда Тинчурин театры сәхнәсендә узачак.

Лабораториядә шагыйрьләр, драматурглар: Лилия Гыйбадуллина, Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина, Ольга Тараканова, Эльвира Һадиева, Миләүша Гафурова; композиторлар: Лилия Исхакова, Анастасия Костюкова, Алсу Сөнгәтуллина, рәссам Лилия Имаметдинова катнаша. Тарихчылар Гүзәлия Гыйматдинова, Лилия Габдерәфыйкова “Умай”да эксперт буларак чыгыш ясый. Проектның менеджеры – Дая Бекирова.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге