Татарча Русский English

Тинчурин фестиваленең дүртенче көне: М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры да «Бәллүр Кәрим»ле булды

Бүген, Тинчурин фестиваленең дүртенче көнендә, М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры «Туй коймаклары» комедиясен тәкъдим итте.  Кешеләрнең ихлас мөнәсәбәтләрен чагылдырган, кызыклы характерларны берләштергән әлеге комедия тамашачыларны узган гасырның 60нчы елларына сәяхәт иттерде. Аның сюжеты бик гади. Гашыйк кызның шәһәргә китәсе, ә егетнең исә, киресенчә, авылга кайтасы килми. Ләкин кыз егетне кайтару, анда көнләшү хисе тудыру һәм уртак мәхәббәтне саклап калу өчен төрле маҗаралар уйлап чыгара. Арсий Волков әсәре буенча куелган спектакльнең режиссеры — Роман Алексеев.

Комедия төгәлләнгәннән соң, тамашачы М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры артистларын кайнар алкышларга күмде. Моннан тыш, коллективка диплом һәм Тинчурин фестиваленең төп бүләге тапшырылды. Шул рәвешле, Шкетан театры да «Бәллүр Кәрим»ле булды.

Соңрак Тинчурин театрының ветераннар залында күренекле театр тәнкыйтьчеләре катнашында «Туй коймаклары» комедиясе турында фикер алышу уздырылды. РФ Театр әһелләре берлегенең драматик һәм милли театрлар кабинетлары мөдире, Россиянең Театр режиссерлары гильдиясе җаваплы сәркатибе Марина Корчак, театр тәнкыйтьчесе, «Страстной бульвар» театр журналы мөхәррире  Елена Глебова, Мәскәү сатира академия театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Нина Карпова, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, татар театры тарихчысы Ильтани Илялова спектакльгә һәм артистларның уеннарына бәя бирделәр. Очрашуда комедиядәге кайбер кимчелекләр билгеләп үтелде. Тәнкыйтьчеләр әйтүенчә,  вакыйгаларда сурәтләнгән вак кына детальләрнең исәпкә алынмавы да сәхнә әсәрен кабул итүдә тоткарлыклар тудырырга мөмкин.

Марина Корчак билгеләп үткәнчә, бүген сәхнәгә куярлык сыйфатлы милли драматургия әсәрләре сирәк языла. Шуңа күрә режиссерлар классикага, совет чоры әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә яисә заманча проза әсәрләренә инсценировка эшләргә мәҗбүр, дип саный ул.

Ильтани Илялова милли театрларның туган телне саклавына игътибарны юнәлтеп: «Спектакльнең туган телегездә уйналуы бик мөһим. Спектакль кайсы жанрда гына булмасын, тамашачы, театрга туган телен ишетү өчен дә йөри», — дип ассызыклады.

dsc_4429%d0%b1%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d0%b0%d0%b0%d0%b1%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d1%8b%d0%b1%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d1%81%d0%b1%d0%bb%d0%b1%d0%b1%d0%b1%d0%b1%d0%b1%d0%b1%d0%b1 %d0%b1%d0%bb%d0%b8%d0%bd%d0%b0%d1%80