Татарча Русский English

Тинчурин фестивале кысаларында Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры «Уенчылар» спектаклен тәкъдим итте

Бүген  Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара Милли драматургия театр фестивале кысаларында Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры үз сәхнәсендә Николай Гогольнең «Уенчылар» («Игроки») фантасмагориясен тәкъдим итте. Спектакль төгәлләнгәннән соң, коллективка диплом һәм фестивальнең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» тапшырылды.