Татарча Русский English

Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале башланды

Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия фестивален ачу тантанасы уздырылды. Тинчурин театрында үткәрелгән әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутаты Разил Вәлиев, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм әлеге фестиваль директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рәшит Заһидуллин һәм ерак Дагыстан кунаклары — О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының сәнгать җитәкчесе Мостафа Ибраһимов һәм әлеге театрның директоры Рупат Чараков катнашты.

Татарстан парламенты башлыгы фестиваль кунакларын ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, Тинчурин фестиваленең әһәмиятен билгеләп үтте, әлеге форум Россия милли театрларының бөтен куәтен күзалларга мөмкинлек бирә, диде.

«Тинчурин фестивале — Татарстанның гына түгел, бөтен Россия мәдәни тормышында  истәлекле вакыйга. Форумның максатлары изге: милләтләр һәм театрлар арасындагы элемтәне ныгыту, милли драматургияне саклау һәм популярлаштыру. Театр аша без тарихыбызны өйрәнәбез. Театр миллилегебезне — телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый»,  — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ул фестиваль географиясенең елдан-ел киңәюен билгеләп, быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Адыгея, Кыргызтан һәм Оренбург өлкәсе театрлары катнашуын искәртте.

Тетар белгече Марина Корчак сүзләренчә, Тинчурин фестивале башка театраль җыеннар арасында аерым урын тота, милли драматургиянең гүзәл үрнәкләре белән таныштыра.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов фестивальдә катнашучыларны һәм башкала кунакларын чараның ачылуы белән ихластан тәбрикләде, театрны яратканнары өчен рәхмәт белдерде.

Фестивальне татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган спектакль белән ачу матур традициягә әверелде. Бу күркәм гадәт быел да дәвам иттерелде: фестивальне ачу тантанасыннан соң тинчуринлылар тамашачыларга “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итте.

dsc_3053 dsc_3084
dsc_3169
dsc_3203
dsc_3271
dsc_3306