Татарча Русский English

Парлыларга тау хәтле йөк тә җиңелрәк — Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән әңгәмә («Ватаным Татарстан»)

Без тормышка сыналыр өчен киләбез. Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев белән әңгәмә әнә шулай башланды. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының аксакалы кайгыны гына түгел, шатлыкны да сынау дип атый. Һәр икесенә дә шөкер итү, тыйнаклык белән генә күтәрү мөмкин, гаиләң нык, тылың көчле булса, тау хәтле йөк тә җиңелрәк тоела, ди ул.

g1

– Нуретдин абый, гаиләне ничек сакларга, дигән сорау бү­ген бик кискен төс алды.

– Гаилә ул бәллүр шикелле, аны саклый белергә кирәк. Саклар өчен мин әйттем, минемчә булсын дип түгел, болай эшләсәм якыннарым ничек кабул итәр, дип уйланырга кирәк. Ике арада хөрмәт, икең бер фикердә, уйда булганда гаилә нык була. Без, шөкер, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып, 43 ел бергә гомер итәбез. Нәрсә генә күрмәдек, ни генә кичермәдек, гаиләбез бө­тенлеген саклый алдык. 43 ел сиздерми генә үтте дә китте. Арабызга ясалмалык кермәде, яшәү тәме югалмады. Хәзерге яшьләр, кызганыч, гаилә йөген тартырга әзер түгел. Кайчак, аерылабыз, дип килгәннәрдән, сәбәбе нәрсәдә, дип сорыйм. Сәбәп дигәнең вак нәрсә булып чыга.

– Болай булмасын өчен, нәрсә эшләргә соң?

– Миңа калса, элеккеге йолаларны искә төшерү дә зыян итмәс иде. Әйтик менә нәселне тикшерү. Мин аны яман нәрсә дип әйтмәс идем. Бер-берсенә туры килми торган нәселләр була. Алдан сиздермәсә дә, тора-бара чыга, нигезне җимерә ул. Дистә еллар торып та аерылышуларның сәбәбен шуннан күрәм. Бу очракларда бала хакын хаклап яшәү дөрес булмас иде, мөгаен.

– Бала югалту кайгысы да гаилә таркалуга сәбәп…

– Бу хәсрәтне безгә дә йөрәк­тән үткәрергә туры килде. Җиләк кебек улыбызны җир куенына иң­дергәч, акыллы киңәш бирү­челәр күбәеп китте. Берсе, Сания – сән­гатьтән ерак кеше, ул сине аң­ла­мас, дисә, икенчесе, каннарыгыз да туры килми, шуңа күрә Салаватта лейкоз чире булган дип күңелгә коткы салды. Дөньяны күрмәгән килеш ник өйләндең, дип дусларча сүгүчеләр дә булды. Барысын да тыңладым, үземчә хәл иттем. Мин Сания апаңа яратып өй­ләндем, әле дә яратып яшим.

– Безне театр очраштырды, дидегез.

– 1973 елны Спас районының Чәчәкле авылына гастрольгә килдек. Мине аларга фатирга керт­теләр. Әнисенең бердәнбер кызы, тыйнаклыгы, итагатьлелеге, мө­лаем­леге белән әсир итте. Гас­трольдән соң ике арада хатлар йөри башлады. Ә дуслары, авыл­даш­лары, артист сине иш итәме инде, син бит – гап-гади авыл кызы, югары белемең дә юк дип, шик кертә икән. Бер күрүгә ышандым дигән иде. Бер көнне әнигә, ризалык сорарга барам, дидем. Әни, ничек инде, хат язышып кына кешене белеп буламы, дип аптырап калды. Мин дә Саниягә бер күрүдә ышанган идем. Кызның әнисе риза булгач, минем әни дә каршы булмады. Әни “миравой” ул минем. Тугыз баланы берүзе тәрбияләп үстерде, барыбызны да кеше итте. Беркайчан зарланганын, уфтанганын ишетмә­дем. Килен каенана туфрагыннан ярала дигәннәре хак. Саниядә дә әни холкы чагыла.

– Бу ныклык сынау килгән чакта бигрәк тә кирәк булгандыр.

– Тупырдап торган ир бала алып кайткач, шатлыгыбызның чиге юк иде! Елый да белми торган сабыр, шул ук вакытта чая, акыллы иде Салаватыбыз. Баһадир, дип сөя идек үзен. 8 яшендә җир куенына салганда буе метр ярым иде инде. Дүрт яшендә сәхнәгә чыкты, мәк­тәпкә кергәнче укый белә иде. Кайда егыласыңны белсәң, юлыңа алдан ук салам түшәр идең дә бит, кайда нәрсә көтеп торганын белмибез шул. Без дә 1979 елда Урал якларына гастролебез олы хәсрәт алып килер диеп башыбызга да китерә алмадык. Татар Карабола­гы авылының радиацияле җир икә­нен шактый соң, Фәүзия Бәй­рәмова язмаларыннан гына укып белдек. Әлеге гастрольгә гаиләбез белән эләккән идек шул. Хатыным – рәс­сам-декоратор, улым спек­такльдә малай ролен башкарды. Буш вакыт булган саен табигать белән хозурланабыз, Чибәркүл буйларын иң­либез, тау битләрендә кызарып пеш­кән эре-эре җиләк­ләрне җыеп, балабызга ашатабыз. Хәвефне клуб җыештыручысы сиздерде сиз­дерүен, ләкин без аңа кирә­генчә әһәмият бирмәгәнбез икән шул. Балабызга сөт кирәк, бер банка сатмассызмы дигәч, шактый уйланып торды ул. Әле дә колакта: “Килгән кешегә безнең сыерлар­ның сөте ярамый, энем. Безнең сыерлар өч ел гына яши”, – дигән иде. Салават бер-ике көннән үк авырый башлады, тамак төбенә төер чыкты.

– Хастаханәдә нурланыш алуы турында әйттеләрме соң?

– Свердловскида ук хаста­ха­нәгә керергә туры килде. Безне, бернинди куркыныч юк, тамагына салкын тигән дип юатып кайтарып җибәрделәр. Казанда тамакны дәвалауны дәвам итәбез, файдасы юк. Баланың хәле киткәннән-китә. Октябрьдә генә лейкоз дигән диаг­ноз куелды. Шунда ук терелтеп булмый торган чир икәнен дә искәрттеләр. Ул вакытта баланың өч еллык гомере калган иде. Лә­кин ул шушы кыска гына го­мерендә дә үзе турында бик матур хатирәләр калдырды.

– Сәхнәгә үзегез тарттыгызмы?

– Үзенең теләге көчле иде. Мин артист булам дип хыялланды. Һәр­беребезнең репликасын белә, әгәр берәр җирен килештермәсә, әти, менә бу кеше өстән генә йөзде, әйбәт уйнамады дип әйтә иде. Бер авылда спектакльдә чакта бөтен группаны тотып сүкте дә әле ул. Сәхнә кечкенә булганлыктан, бө­тен төркем чыкмады, солдатны кар­шы алырга Салаватны гына җи­бәр­деләр.  Ник уйнамыйсыз, кайткач, мин сезне директорга әйтәм дип янаган иде. Сәхнә чирен дә оныттырып торган, күрә­сең… Бер гас­троль­гә бара алмагач, Исламия Мәх­мүтова, хәленә кереп, сиңа нәрсә алып кайтыйк, дип сораган иде. Аккордеон, ди Салават. Алып кайттылар, соң­гы юанычы шул булды.

– Хәсрәтне ничек үткәр­де­гез?

– Тормышыбызны ямьләндер­гән фәрештә булгандыр ул дип, иртә югалтуны тыныч кабул итәргә тырыштык. Матур чакларны искә алдык. Ел саен туган көнендә ул яраткан “Әкият” кафесына барып, ризыкларны алабыз. Салават яныбызда утырган кебек булып китә.