Татарча Русский English

ЯШЬ ЧАКТАГЫ ИҢ ДӘРТЛЕ ТАТАР АКТРИСАЛАРЫ АРАСЫНДА — ТИНЧУРИНЛЫЛАР («АКЧАРЛАК»)

Исламия Мәхмүтова

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшли. 100дән артык роль уйнаган. Әле дә тамашачыларын сөендереп тора. 73нче яшь белән баруына карамастан, “Күңел картаймый. Гел шат, тормышым тигез булып яшәдем”, – ди ул.коллаж исламия махмутова1.jpg

Ләлә Миңнуллина

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина 1974 елдан бирле Тинчурин театрында хезмәт куя. Уйнаган һәр ролен яратып искә ала. Барысын да үзенең балаларына тиңли. Зурмы, кечкенәме ул – барлык рольләре үзенчә якын, кадерле. “Кечкенә вакытта гел авырый торган идем. Йә салкын тиеп, йә ашказаным авыртып шактый гына хастаханәдә ятып чыгарга туры килде”, – ди үзе. Шул вакытта “табиб булачакмын”, дип әйтә Ләлә ханым. Әмма артист булып китүен сизми дә кала. Әти-әнисе аны спектакль карарга йөртә торган була. Күрәмсең, театрга мәхәббәт шуннан килгәндер дә.

коллаж лэлэ миннуллина1.jpg

Зөләйха Хәкимҗанова

Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова 1974 елдан бирле Тинчурин театрында эшли. 100гә якын роль уйнаган. Барысын да хөрмәтләп искә ала. “Тормышта артистка түгелмен. Бөтенләй башка кешемен. Авыр эшләрне дә җиңел эшләргә тырышам. Авырлыкларга бирешмим. Миндә сабырлык бик көчле. Сәхнәдә дә нык сабыр мин”, – ди үзе.

Зөләйха ханымны тавышыннан ук танып алалар икән. “Сәхнәгә чыкканда бүген дә дулкынланам. Ансыз берничек тә булмый. Үземне тамашачы алдына әзерлим. Берникадәр тынычландырып чыгам”, – ди артистка.

коллаж зулайха хакимжанова1.jpg

Әлфия Хәсәнова

Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова 1979 елдан бирле Тинчурин театрында хезмәт куя. “Гомеремне әрәмгә киткән дип уйламыйм. Артист тормышын сайлаганга үкенмим. Театр – икенче өем сыман. Хәтта туганнарыма сөйләмәгән серләрне дә анда барып сөйлим мин”, – ди Әлфия Хәсәнова.

Әлфия ханым бик туры сүзле. Биргән сорауга алдан уйлап тормыйча, шундук җавап бирә. “Путинның ярдәмчесе була алыр идем”, – ди ул.

коллаж альфия хасанова1.jpg