Татарча Русский English

ЗӨЛӘЙХА ХӘКИМҖАНОВА: «КЫЗУ ЯКТА ҮСКӘЧ, ЭССЕНЕ ҖИҢЕЛ КИЧЕРӘМ» («АКЧАРЛАК»)

Тинчурин театры артисткасы Зөләйха Хәкимҗанованы тавышыннан таныйлар. Ул усал да, йомшак күңелле дә булып уйный белә.

– Артистлар ничек ял итә, Зөләйха ханым?

– Ялны көтеп алабыз. Ничек кенә яратып һәм озак еллар эшләсәң дә, ял кирәк ул. Ирем Вазыйх белән тозлы күлдә булып кайттык. Хәзер кызым белән дә ялга китәргә җыенабыз. Туниска очмакчы булабыз. Бакчада да бик каты эшлибез.

– Туфан абый Миңнуллинның бер фикере бар – ул чит илгә барып, “бот кызартып ятуны” аңламый иде…

– Чит илләргә йөрергә бик яратам. Бакчага да вакытымны калдырам. Бөтенесен бертигез кабул итәм.

– Кызыгыз сезнең юлдан китмәгән ахры…

– Гел юлда йөргәч, бердән артык бала алып кайтып булмады. Чөнки кая куярга белмәдек. Энҗене көч-хәл белән үстердек. Авыр чакларда авылга, әти-әниләргә кайтара идем. Минем юлдан китмәде шул. Бик исәбе булса да, үзен гастрольләргә өстерәп йөрүләрне, театр кухнясын күргәч, кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Модельер-конструктор һөнәрен үзләштерде.

– Тормышта хатын-кыз артистка булырга тиеш, диләр. Бу хакта фикерегез?

– Ә минем – киресенчә. Ялганны яратмыйм. Иң зур кимчелегем дә бар. Ул – оялчанлык.

– Ирегез сезне аңлап, көнләшмичә яши алдымы?

– Вазыйх белән театрда таныштык. Анда ул машина йөртүче булып килгән иде, 20 ел театрда эшләде. Хәзер пенсиядә инде. Шулай булса да эшли әле – мәдәният министрлыгында машина йөртә. Артист булуымны бик яхшы аңлый. Гомергә көнләшмәде.
ире белэн.jpg

Ире Вазыйх белән

– Театрда олы артистларга караш нинди?

– Бик әйбәт! Яшь артистларыбыз бик әйбәт. Театрга шундый әйбәт яшьләр килә дип бөтен җирдә мактыйм үзләрен. Алар белән үзебез дә яшәреп китәбез.

– Хезмәт хакыннан канәгатьме сез?

– Без канәгать анысы. Күбебез пенсия яшендә. Яшьләребез генә әзрәк канәгатьсезлек белдерә. Бик сәләтлеләр, музыка ягыннан да көчлеләр. Китмәсеннәр генә дип куркып торабыз инде… Без акчасы аз дип тормадык, эшләдек, тырыштык.

– Сезне Әстерхан якларыннан дип беләм. Кызу якта үскәнсез икән…

– Әйе. Ярлы Түбә авылында узган балачагымны әле дә сагынып искә алам. “Ярлы” дигәч, хәерче дип аңламасыннар. “Яр” дигән мәгънәдә ул. Кызу якта үскәч, эссене дә җиңел кичерәм.

– Тискәре якларыгыз бармы?

– Ачулансам бик озак оныта алмый йөрим. Кайбер кеше тиз оныта бит. Кичерә, гафу итә алмыйча интегәм.

– Кайсы рольләрегез сезгә тормышта туры килә?

– Т.Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә”дә Әминә, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”да Наилә белән чагыштыралар.
кызы Энже белэн887777777777888.jpg

Кызы Энҗе белән

– Арагыздан киткән артистларны сагынасызмы?

– Ничек кенә! Аеруча Наил Шәйхетдинне. Аның кебек партнер юк.
Ул үзе өчен генә уйнамады. Янындагы артистка да ярдәм итә торган иде. Наилдән ниндидер бер энергия бөркелә иде. Уйнарга нык җайлы иде. Үзе дә бик җайлы кеше булды. Гаиләсе белән дә дус яшәдек һәм яшибез. Хатыны Миңнегөл белән әле дә сөйләшеп торабыз. Наил бик күңелле кеше, мәзәкләрне кызык сөйли торган иде. Хәлил абый Мәхмүтов та сагындыра. Бераз кырысрак, җитдирәк иде. Әмма бик дөрес кеше булды. Шул ягы белән үзенә җәлеп итте. Спектакльдән соң “дөрес сөйләмәдем бугай” дип Хәлил абыйдан шүрләп куя идем. Сәхнә артына чыккач безне орышыр дип аны көтеп торган чаклар әле дә истә. Урыннары оҗмахта булсын. Бик яратып искә алабыз, юксынабыз. Аларның юклыгы сизелә, бик сизелә…