90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале: “FOLKS”!

Хөрмәтле тамашачылар! 16 нчы сентябрь, 18.30 сәгатьтә, М.Шкетан исемендәге мари милли драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале кысаларында, Степан Пектеевның “Folks” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була. Режиссеры – Степан Пектеев. Яшь чикләве – 6+

Мари, фин, немец, итальян, испан, инглиз һәм рус телләрендә уйналучы дуслык һәм мәхәббәт турындагы “Folks” спектакле катнашучыларның үз тәҗрибәсенә нигезләнгән. Спектакльгә әзерлек вакытында артистлар төрле илләрдән килгән студентлар белән таныша, телләр өйрәнә. Мари урманнарына экспедицияләр оештыра. Нәтиҗәдә спектакльне тудыру процессы сценарийның нигезенә әверелә.