Татарча Русский English

СӘХНӘ: «КАРОЛЬЛӘР КҮП»

Поляк драматургиясе классигы Славомир Мрожек белән татар театры бик үк таныш түгел. Ул 1930 елның 29 июлендә Краков янындагы Боженчин шәһәрендә дөньяга килгән. Яшьлегендә газеталарда фельетоннар, юморескалар язгалаган, соңрак повестьларын бастырып чыгарган. 1958 елда аның “Полиция” дип исемләнгән беренче пьесасы дөнья күрә. Мрожек – барлыгы кырыкка якын драма һәм комедия авторы. Әсәрләре Польшада, Көнбатыш илләрендә һәм берникадәр күләмдә Советлар Союзында сәхнәләштерелә. С.Мрожек Краков, Варшава, 1963 елдан Парижда, Германиядә, Италиядә, АКШта, Мексикада яши, торымнан-торымга туган иленә кайта. 1978 елдан ул – Франция гражданины. 2013 елда Ниццада вафат була.

1961 елда Мрожек “Кароль” абсурд комедиясен бастырып чыгара. Күптән түгел аны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләштерде. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Сәхнә бизәлешләрен дә ул иҗат иткән, музыканы да театрның баш режиссеры үзе сайлаган. Хореограф – Н.Жестков.

…Сәхнәдә шартлы гына билгеләнгән күз табибы кабинетын күрәбез. Ут сүнә, экран кабына. Анда астан-өскә Мрожекның абсурд комедиясенең асылын аңлаткан транспортер хәрәкәт итә. Бер үк вакытта язуны укыган тавыш та ишетелә.

Спектакльнең герое Окулист (З.Закиров) поляк телендә сөйләшә башлый. Әллә каян өстән “Әй, әй, без бит татар театрында”, – дигәне ишетелә. Сициллия тарантелласы яңгырый һәм Окулист белән Кызның (К.Галиева) мәхәббәт уеннарын, биюләрен күрәбез. Әсәрдә Кыз юк. Аны режиссер керткән. Яшәү һәм үлем турында тирәнрәк уйлану максатындадыр, бәлки. Шунда ук Кыз – Үлем темасы искә төшә. Барысы да тормыш гимныннан башланып китә – музыка, гүзәл табигать күренеше, мәхәббәт. Нәфис Кыз үлем белән очраша. Экрандагы тормышны гәүдәләндергән матур табигать күренешләре, йөзем бакчалары, җылы кояш кинәт салкын, шыксыз бушлыкка әйләнә. Әйтерсең лә, атом бомбасы шартлаган. Бу салкын карлы кырда еракта аңлашылмаган ике шәүлә күренә. Якынрак килгән саен алар кешегә охшый башлый һәм Окулистның кабинетында пәйда була.

Болар – Бабай (А.Фәтхуллин) һәм аның Оныгы (үткән елда гына Казан театр училищесын тәмамлаган, күренекле актер И.Хәйруллинның шәкерте –  С.Хәбибуллинның тәүге рольләренең берсе). Иске-москыны салып ташлаганнан соң, оныгы курткадан, Бабакай ертылып беткән шинельдән, зур итекләрдән, башына ак яулык урап, иң мөһиме, кулына мылтык тотып кала. Мылтык үзе тамашаның героена әверелгән кебек.

Табибка килүләренең сәбәбе – Бабайга күзлек өчен рецепт кирәк. Әмма барыннан да бигрәк аларны бирегә Карольне үтерү теләге китергән. Үзләре ни өчен үтерергә теләгәннәрен дә белми. Бу уңайдан антитеатрның күренекле вәкиле С.Беккетның “В ожидании Годо” дип исемләнгән абсурд пьесасы искә төшә. Анда да ике кеше Годоны көтә. Үзләре аның кем икәнен дә, килү-килмәвен дә төгәл белми.

Вакыйгалар кискен борылыш ала. З.Закиров башкаруында Окулист  озын буйлы, ябык гәүдәле, шат күңелле яшь ир булып күз алдыбызга килеп баса. Ул гадәти булмаган пациентларны елмаеп, әмма берникадәр гаҗәпләнеп каршы ала. Аннары аларны тикшерә башлый. Тәбәнәк буйлы, юантык Бабай урындыкта утырып тора, мылтыкны кулыннан бер минутка да ычкындырмый. Гүя ул дөньядан ваз кичкән.  Табибның, бу нинди хәреф, дип һәрбер соравына, интонацияне генә үзгәртеп, “О” дип җавап кайтара. Бабасыннан аермалы буларак, Онык зур гәүдәле, озын буйлы. Муенында җепкә тагылган сыбызгы эленеп тора. Ул, картлачның мыгыр-мыгыр килүен туктатырга теләп, сызгырып куя.

Табибның сораулары, үз-үзен кулда тота алмый башлап, кабинет буйлап тыз-быз йөрүе, экрандагы хәрефләрдән “Кароль” сүзе җыелу, бабакайның “О”  авазын кабатлап утыруы, Оныкның сызгырулары бер мәлне абсурд тоела башлый. Аннары вакыйгалар кинәт үзгәрә. Онык Окулистның күзлеген салдырып, бабасына кидертә. Гап-гади бу хәрәкәттән шок була. Бабай “күрә” башлый. Актерның герое кинәт үзгәрә. Ул  урыныннан торып баса, дәү итекләрен, шинелен  салып ташлый, озын кунычлы ботинкадан, галифе, күлмәктән кала, аркылыга мылтыгын аскан килеш авансцена уртасына килеп чыга һәм аякларын киң ерып, үз-үзеннән канәгать, оятсыз фашист сыман тамашачы алдында басып тора. Үз-үзен тотышы үзгәрү белән, тавышы да ныгый төшә. Спектакль дә башка төс ала, бүтән катнашучыларның үз-үзен тотышлары да алмашына. Нацист Германиясенең фашист маршларын хәтерләткән музыка яңгырый. Әле генә тилегә охшаган Бабай бөтен “Кароль”ләрне үтерергә әзер солдатка әйләнә. Билгеле бер тәртипләргә буйсынмаган кешеләрне үтерергә дә мөмкиннәр, дигән фикер ачык аңлашыла. Оныкның, Окулистның башына чүпрәк ташлап,  идәнгә егып салуы хәзерге заманда террорчыларның бер гөнаһсыз халыкның канын коюын хәтерләтә. Һәм Бабайның тиле булып кылануы Окулистны алдар өчен уен гына булганына ышана башлыйсың. Чынлыкта, бу икәү, аны Кароль дип белеп, үтерергә килгән була.

Спектакльнең агышы, темпо-ритмы алышына, вакыйгалар тиз үсә-үзгәрә башлый. Онык белән Бабай Окулистны җәберләү, мәсхәрәләүләреннән, яклаучысыз кешедән үзләрен өстен тоюдан тәм таба. Окулистны уйнаучы актер нык курыккан кешенең психологиясен бик төгәл бирә алды. Чәчләре тузган, күзләрендә курку, кан исен тойгандай мылтык белән эзәрлекләүче Бабай белән Оныктан качып боҗра буйлап йөгерү… Әзмәвердәй гәүдәге Онык Окулистны чүпрәк курчак сыман тегендә-монда атып кына бәрә. Табиб өстәл, урындык, ятак астына кереп яшеренә, тун бөркәнеп качып котылмакчы була. Әйтерсең, бу гына аны үлемнән коткарачак. “Берәүләр икенчеләрне бертуктамый үтерергә дип йөри. Нинди абсурд дөнья соң бу”, –  дип уйлап куясың.

Окулистны чын Кароль килү генә коткара. Аның ролен тавыш-тынсыз чүпрәк курчак башкара. Бу – үзенә күрә метафора. Җинаятьләреннән канәгать калган Бабай белән Онык, яңадан иске-москыга киенеп, әйләнеп кайтырга вәгъдә биреп, китеп бара. Экранда яңадан салкын кырда тамашачыдан ерагая барган ике шәүлә күренә. Ләкин спектакль өметле тәмамлана, сәхнәдә кабат йөзем бакчалары, күзне иркәли торган яшеллек күрәбез. Армстронгның таныш музыкасы ишетелә. Аннары ул иң башта яңгыраган Сицилия тарантелласына әйләнә…

Илтани Илялова/Сәхнә/апрель, 2016