Татарча Русский English

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН: «НАФТАЛИНЛЫ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында “Беренче мәхәббәт” спектак­ленең премьерасы (ре­жи­ссеры – Рәшит Заһидуллин) булды. Шагыйрь әйтмешли, бик иске, тапталган теманы ничек яңартып була икән – һәрбер тамашачыны әнә шул кызыксындыргандыр. Һәм сәхнә түре­нә… нафталин исе аңкып торган шкаф чыкты. Тинчуринлылар тамаша алдыннан ук интрига сакларга тырыштылар.

3-2
Премьера яшьләрне мәхәббәт өчен көрәшергә өйрәтте

Пьеса авторы Илһам Гали кем ул, дип сорагач, Мәскәүнеке, дип әйтү белән чикләнделәр. Бак­саң, Илһам Гали – театрның әдәби бүлеге мөдире Шамил Фәр­хетдинов белән режиссер Рәшит Заһидуллинның тандемы икән. Алар аталар һәм балалар мөнәсәбәтенә заманча, бераз каһкаһәле, бераз моңсу караш ташлаганнар. Шамил Фәрхетдинов, беренче мәхәббәт хисен сак­ларга кирәк, дигән фикер­дә. Аның максаты да мәхәб­бәткә тугрылыклы булып калуны күрсәтү, көлке аша әдәпкә өйрәтү булган:

– Мәхәббәт ул – мәңгелек хис. Беренчесе – иң серлесе, сихрие. Халыкта әнә шул хисне уятасы, хатирәләрен яңар­тасы килде. Әсәрнең тәрбияви ягы да бар – күкләрдә укылган никахка еш кына киртәләр куела, язмышлар җимерелә. Безнең теләк – әти-әниләр балалары арасындагы мәхәббәткә каршы килмәсен иде. Спектакль, хәзерге яшь­ләр мәхәббәт, тугрылык, намус дигән нәрсәне онытты, сафлык дигән төшенчә бө­тенләй кулланыштан тө­шеп калды дип расларга тырышучыларны да уйланырга мәҗ­бүр итте. Чөнки Алия (Айсылу Мөсәллимова) бе­лән Марат (Салават Хәби­бул­лин) гаилә кору турындагы танык­лыкны алсалар да, никахсыз гаилә тормышын баш­ла­маска булалар. Ә гаилә корыр өчен аларга ике як­ның әти-әнисен татулаштырырга кирәк. Ыгы-зыгы исә юк нәр­сәдән килеп чыга. Ике гаилә танышканда, кызның әнисе егет әтисенең беренче мә­хәббәте икәнлеге ачыклана. Мондый хәл, балачак дуслар булсалар да, ике ирнең эләгешеп китүенә сәбәпче була.

Аларны татулаштырырга нафталин исе аңкып торган элеккеге шкаф кирәк тә инде. Шкаф нәрсәгә ишарә? Элеккеге гореф-гадәт, йолалар, заман агымыннан төшеп кала язган дуслык, тугрылык кебек хисләр дияр идем мин. Бу шкаф (төртсәң, ишелергә торган агач чүбеннән ясалган заманча җиһаз түгел, агачтан иҗат ителгән искесе) белән Тинчурин театрын үзен дә чагыштырып була. Ул көндәлек спектакльләрне дә традицион калыпка салып, уйланырга мәҗбүр итәрлек темаларга баета яки тамашачыга актерлар авызыннан шул рухтагы сораулар бир­дертә. Спектакльдә тискәре геройлар юк. Яхшылар үзлә­рен­нән яхшыраклар арасында тагын да әйбәтрәк күре­нергә тырышты дисәк, һич ялгыш булмас. Шуңа күрә тамашачы әти-әниләр, егет белән кыздан бигрәк, фәреш­тә образына мөкиббән китте, аның тулы канлылыгына, холкына сокланды, хәтта аз гына ялкау булуын да кичерде.

Әлеге рольне башкарган Артем Пискунов “Беренче мә­хәббәт” спектакле, үзенең герое турында менә нинди фикердә:

 – Минем образ авыр туды. Кешеләрне уйнаганда, тормыштагы характерларны өйрәнеп, сәхнәгә алып чыгып була. Ә бит фәрештәне беркемнең дә күргәне юк, аңа нишләсә килешер, холкы ниндирәк булыр дигән со­рау­ларга җавап шактый эз­лән­гәннән соң гына табылды. Режиссерыбыз ярдәм итте, күп кенә кинолар карадым, әдәби әсәрләрдә фә­рештә образын эзләдем. Мә­хәб­бәт утында янган ке­ше­ләрне кавыштыручы фәреш­тә образы менә шулай туды. Спектакль гадәти, анда бернинди “мөгез” дә юк. Хәер, “мөгез” чыгарган спектакль­ләр бик куелмый да инде хәзер. Чөнки халык үзе аңламаган әсәрне аңларга тырышмый, белемен арттыру җәһәтеннән дә ялкаурак дияр идем. Ә бу – һәркемгә якын, бөтен кешене борчыган проблемалар хакындагы спектакль.

Барыбыз да белә­без: һәр гаиләнең үз тәртибе, үз конституциясе. Ике гаилә балалары үз ояларын корырга ниятләгәндә, еш кына һәр­берсе “үз кагыйдәләре”н яшь­ләргә тагарга тырыша. Шуннан аңлашыл­маучы­лык­лар килеп чыга. Ә бит әнә шундый тарткалаш аркасында яшьләр тормышта кавышмыйча кала.Тинчурин театры очрагында мәхәббәт тарихы хә­ерле тәмамланды. Чыннан да, мәхәббәтне, бигрәк тә беренчесен наф­талинлап сакларга кирәк­тер. “Тормыш мәшәкате” ди­гән көя төшеп теткәләсә, бик матур бер хатирәнең юкка чыгуы бар.

Гөлинә Гыймадова/Ватаным Татарстан   /№ 75, 31.05.2016/