Татарча Русский English

«БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ»: ЯЗМЫШТАН УЗМЫШ БАРМЫ? (INTERTAT)

“Беренче мәхәббәт”. К.Тинчурин исемендәге театр әнә шул исемдә премьера тәкъдим итте. Режиссер Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән спектакльне Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тамаша кылды.

Хәзерге татар тамашачысы башлыча комедия жанрын үз итә. Әгәр ул мәхәббәт турында булса, тагын да үтемлерәк. “Беренче мәхәббәт” исеме белән үк тамашачыны серле, самими дөньяга дәшә сыман. Халыкның зал тутырып килүе дә шуннандыр, күрәсең.

Тылсымлы комедия буларак тәкъдим ителгән спектакль мәхәббәт илчесе – Купидонның диалогы белән башлана. Фәрештә адәм балалары арасындагы олы хис турында Югары көчләр белән фикерләшә.
“Беренче мәхәббәт – ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше дә шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна”, – ди проект авторлары үзләре дә.

Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, Марат исемле егет белән Алия исемле кыз бер-берсен ярата. Кавышырга ният кылалар. Шул уңайдан әти-әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин шулчак көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икән ләбаса!  Нәтиҗәдә вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат – мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт Күкләрдә язылганын яхшы белә.

Аның югарыдан кушылган вазифасы – әсәр геройларын бәхетле итү. Шул юлда барын да эшләү һәм соңармау. Купидон ролен башкаручы Артем Пискунов чып-чын фәрештәне тамашачы хозурына коеп куя алды. Булдыра егет!

“Беренче мәхәббәт”нең драматургы премьерага кадәр сер булып сакланды. Программада Илһам Гали дип бирелде. Азрак совет чорын хәтерләткән әсәр, тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңарткандыр. Тамашачының сәхнәдә барган вакыйгаларга мөкиббән утыруы шуны раслый кебек.

“Беренче мәхәббәт” композиторы – Эльмира Галимова. Музыка агышы чыннан да саф хисләргә аваздаш. Әсәрнең тулаем идеясен музыка чаралары баетуга ирешкән. Мәхәббәт – мәңгелек тема. Тинчуринлылар әлеге теманы тагын бер мәртәбә тылсымлы комедия аша калкыта алдылар.

Рольләрдә: Радик Маратович – Алмаз Фәтхуллин, Камилә Әхәтовна – Миләүшә Нәҗмиева, Булат – Харис Хөснетдинов, Аида – Җәмилә Әсфәндьярова, Марат – Салават Хәбибуллин, Алия  – Айсылу Мөсәлләмова. Алар һәрберсе үз образларын ачарга тырышкан. Бигрәк тә яшьләр сөендерде. Театрда яңа эшли башлаган Салават та, Айсылу да башка артистлар белән үк бер дәрәҗәдә органик уен күрсәтә алдылар.

“Стоп кадр”, телевизион адымнар белән баетылган сәхнә әсәре, тулаем спектакль тукымасына җанлылык, үзенчәлек өсти. Тамашачыга әсәрне кабул итәргә дә кызыклы итә. Тормыш ыгы-зыгысыннан туеп, күңел ачарга, көләргә теләсәгез, “Беренче мәхәббәт”не карарга тәкъдим итәм. Спектакльне әле бу сезонда да күреп булачак. 31 май, 9 һәм 29 июнь көннәрендә театрга рәхим итегез!

МӨРШИДӘ КЫЯМОВА/INTERTAT/25.05.2016