Татарча Русский English

«ШАШКАН БАБАЙ»… («ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ)

Поляк язучысы Славомир Мрожек (1930-2013) пьесаларын 1950–1960 елларда  барлыкка килгән “абсурд театры” жанрына кертеп карау хас. Әсәрләренең актуальлеге, көн кадагына сугуы бүген бернинди икеләнүләр дә тудырмый. Февраль аенда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйган “Шашкан бабай” (“Кароль” (1961)) спектакле тамашачыларны ни турында уйланырга мәҗбүр итте соң?

Спектакль гади һәм гадәти генә түгел, өстәвенә тәнәфессез бара. Ул, башланып китүгә үк, бер- берсен ишетмәгән  геройларның репликаларына колак салу һәм сәхнәдәге вакыйгалар агышын игътибар белән күзәтү өчен тамашачыларны үзенә тарта. Спектакльнең беренче минутларыннан ук, тамашачылар алдында  комедия түгел, ә драматик вакыйгалар куертылуын аңлыйсың. Әлеге спектакль фикерли белүче тамашачыга исәпләнгән һәм ул алардан аз гына сабырлык таләп итә. Беренче өлешнең ритмы, абсурд мантыйгына хас булганча, әлеге мәзәккә охшаш гадәти көнкүреш хәлләре нәтиҗәсендә туган шушы вакыйгалар, Сездә “тизрәк бетсен иде” дигән теләк уяту өчен эшли. Ләкин спектакльне ахырына кадәр карап бетерү мөһим. Чөнки спектакльнең икенче өлеше сезне җәмгыять һәм кеше табигате турында  җитди күзәтүләре белән таң калдырыр. Спектакльне аңлауда төп нәрсә булып, “күрү” концепты  тора.  Биредә төп, әйдәп баручы  проблема- күрүнең сыйфат проблемасы; шуның белән бергә әсәрдә сурәтләнгән конкрет нәрсәләргә генә түгел, ә заманга бәйле вакыйгалар агышына борчылуны аңлау проблемасы ята.

Җәмгыятьтә көн күрүче кеше ул шушы җәмгыять кануннарыннан  азат була алмый. Иртәме- соңмы аңа җәмгыятьтәге урынын ачыкларга, кеше буларак үз карашларын аныкларга туры киләчәк. Кешенең  үз гомере өчен куркудан  һәм үзе дә җинаятьчегә әйләнүгә юл никадәр кыска икәнлеген “Шашкан бабай” спектакле ачык күрсәтте. Гөнаһсыз булып тоелган окулист-интеллегентның начар күрүе белән сәяси “алдан күрә белүчәнлеге” табиб холкында тату яшәве — аның мифик “карольне”, ягъни эчке дошманын эзләгәндә чагыла. “Әгәр дә синең ишегеңә яки аңыңа “Шашкан бабай” шакыса син үзеңне ничек тотар идең?- әлеге сорауга җавапны һәрбер тамашачы ялгыз гына калгач парадоксаль юмор аша үзе табачак.

Р.Заһидуллин спектакльне билгеле бер вакытка яки пространствога бәйләми. Сәхнәдә тамашачы гадәти күз табибе бүлмәсен күрә:  анда өстенә лампа, графин һәм кырлы стакан куелган  язу өстәле, линзалар саклана торган дипломат куелган  тумбочка, кушетка, чаршау һәм  кием элгече урын алган. Артта һәрбер кешегә таныш булган хәрефләр белән язылган плакат эленгән. Шуның белән шул. Бераз читтәрәк,  күзлекләр рекламасы беркетелгән, агач ишек тора. Сәхнә эче әлеге пьеса-утопиядә катнашучыларның фотосурәтләрен яисә аларның сәхнәдән тыш яшәешләрен  кинокадрлар ярдәмендә  күрсәткән телеэкран аша киңәйтелә.

Тамашачыларны абсурд драмасын кабул итүгә әзерләү өчен режиссер әлеге жанрның үзенчәлекләрен аңлатучы кадр артындагы тавышны кертә.  Шул ук вакытта әлеге тавыш сәхнәдә уенның башланып китү ноктасы булып тора. Спектакльне әсәрнең беренчел чыганагы белән бәйләп, артислар башта поляк телендә сөйләшә башлыйлар һәм нәкъ кадр артындагы тавыш аларны татар спектакле кысаларына куып кертә. Музыкаль бизәлеш, кеше бәхетенең никадәр нәзберек икәнлеген  ассызыклап, геройларның лирик хисләр дөньясын ачып бирә.

Спектакльдә тамашачы ике төрле мантыйк каршылыгы үсешен: үзләрен хаклы һәм бар нәрсә дә рөхсәт ителгән дип санаучы башкисәрләр (бабай һәм онык) һәм аек акыл чагылышы булган Окулистның мантыйкларын күзәтә. Ләкин күз табибы да,  үлем куркынычы янаганда, үзен тамашачылар алдында бөтенләй башкача тота башлый.

Комедияне тәрҗемә итүче үз эшен төгәл башкарган: персонажларның репликалары төгәл тәңгәлләштерелгән. Мрожекның тексты татарча яңгыраганда үзенең оригиналына хас булган көчле комик көчен югалтмаган. Режиссер и сценография авторы Р.Заһидуллин яңа сәхнә теленә мөрәҗәгать итә һәм фантасмагорик персонажларны тасвирлаганда яңа алымнар куллана.

Спектакльдә пантомима, бию кебек төрле сәнгать элементлары  кулланыла. “Шашкан бабай”  халыкның  көлү культурасы традицияләрен дәвам итеп (анекдот, фарс),  күләгә, курчак театры  кебек элементлар белән дә байый. Актерлар тамашачыларны кыю трюклары, искиткеч пластика һәм биюләре белән шакккатырды (аеруча З.Закиров башкаруындагы гашыйк окулист-«торна» биюе). Монда хореограф  Никита Жестковның хезмәтен бәяләргә мөмкин.

Поляк абсурд комедиясе материалларын иҗади яктан өйрәнү барышында  Р.Заһидуллин түбәндәге әйдәп баручы мотивларны саклаган:

-тоталитар изү мотивы: бу ниндидер карольне үтерергә хыялланучы мылтыклы шашкан бабай (Алмаз Фәтхуллин) образы символында материальләшә.  «Бабай» һәм «мылтык» сүзтезмәсе, спектакльнең абсурд жанрында куелуына да карамастан, татар тамашачыларының хәтерендә  тыңлаусыз «балаларны» алып китүче «бабай» хакында яңарта; ә иң мөһиме Ленин бабай һәм аның ленин террорының үткәргече булган «мылтыклы кеше» турында искә төшерә. Сәхнәгә үтеп кергән изү тора-бара гадәти хәлгә әверелә.

Егерме ел элек корылган мылтык ниндидер бер мифик карольга атарга тиеш. Бу деталь тамашачыларга Погодинның “Мылтыклы кеше” әсәрен хәтерләтә һәм бер үк вакытта безнең аңда чеховның әдәби техникасын яңарта; ягъни табибның физиологик яктан начар күрүе бу аның сәяси эчке дошманнарын эзәрлекләүдә ерактан күрә белүчәнлегенә әйләнә.

Күзлек, “глазок”, күз болар барысы да, берничә кат әхлакый координат системасы, карашларны үзгәрткән мәлдә, «күрү» мотивын  көчәйтә. Абсурдның ачы хакыйкатенә төшенү  чагыштырмача тотрыклы төшенчә һәм билгеле бер кагыйдәгә әйләнә.

Сыбызгы исә биредә тоталь буйсындыру билгесенә әверелә; әмма абсурд кануннары буенча ул геройны ниндидер адымнарга этәрми, ә киресенчә, аны авызын йомарга һәм катып калырга мәҗбүр итә.

Күз табибының бүлмәсе тәмугка әйләнеп, Кароль ролендәге окулист белән сэлфи ясалганда Фаустның: «Тукта, мизгел! Син нинди шәп!» дигән мәгълүм сүзен искә төшә.

   Геройлар аягындагы киез итекләр, гәрчә абсурд драмасы мантыйгына каршы килүгә дә карамастан, спектакльнең сюжетын билгеле бер конкрет географик киңлеккә бәйләргә ярдәм итә. Киез итек – Россиянең бер символы. Җәмгыятьтәге «кырауларны» ассоцияцияләүче кыш һәм кышкы кар кебек детальләр дә шул юнәлештә эшли.  Мәгълүм булганча, «Кароль» пьесасы поляк драматургы тарафыннан 1961 елда, илнең сәясәте җәмгыять тормышындагы төп өлкәләрне партия һәм дәүләт бердәм  контролендә  тотуга юнәлтелгән, кайбер поляк специфик үзенчәлекләрен (католик чиркәү, иҗат берләшмәләре һәм университетларның иреге кысылу, халык фикеренә каршы көчле ревизионистик позициядә тору) кысалар белән чикләнгән вакытта, ягъни В.Гомулка идарә иткән чорда языла.

Рәссамның тагын бер табышы игътибарга лаек: ул арткы пәрдә- трансформерга хәрефләрдән кароль сүзен барлыкка китерүче, күзнең үткенлеген тикшерергә ярдәм итүче Сивцев таблицасы урнаштырудан гыйбарәт. Окулистның япмаларны йолкып атуы, күз үткенлеген тикшерү түгел, ә  кеше гыйлеменең чагыштырмача икәнлеген ачык күрсәтә. Чөнки бабай бөтенләй укый белми.

·                 җәллад һәм корбан мотивы: тамашачылар ярым көлеп, ярым күз яшьләре аша окулистның корбаннан ничек тиз әләкче- җәлладка әверелүен күзәтә.

·            акылдан шашу мотивы. Спектакльдә ике акылдан шашкан персонаж: бабай белән онык (Салават Хәбибуллин) катнаша. Аларның сәхнәдәге эш- гамәлләре әйләнә- тирә мохитне акылсызлык һәм юләрлеккә күмә.

Пьесаның оригиналыннан аермалы буларак биредә катнашучалар даирәсе киңәйтелгән. Монда төп катнашучыларга  “гламур курчак”- яшь кыз (Камилә Галиева) образы өстәлгән. Аның сәхнәдә үз- үзен тотышында тамашачылар көткән “блондинка” чалымнары булмавы (кычкырып торган макияж, “химия ясалган” чәч, алсу колготкалар), кызның чиктән тыш фидакарь зат икәнлеген күрсәтә. Гәрчә акылдан язган геройлар кызны  “чебен” дип уйлап, берничә тапкыр аны юк итәргә омтылсалар да, аңа “тоталитаризм” ятмәсеннән ычкыну насыйп була.  Әлеге сюжет сызыгы хисабына күзәтү кыры- бүлмә тулаем җәмгыять масштабына кадәр киңәйтелә.

Сәхнә мәйданчыгында героиняның “ялваруы”, ярдәмгә чакыруы игътибарсыз кала. Үзара саңгыраулык мотивы спектакль азагындагы җавапсыз калган телефон шалтыраулары, трубкага эндәшмәүләр  кебек образларга әверелә.

Уенның башлануы кызның үз сөйгәнен коткару максатыннан уйлап чыгарылган, кеше зурлыгындагы курчак- “кароль” аша тормышка ашырыла. Шулай итеп, тормыш абсурдына мәхәббәтнең көче каршы тора алган йөрәк мотивы үсеш ала. Гашыйклар спектакль ахырында, кыю рәвештә, артында “җәй” булган “кышка” аяк басалар. Нәтиҗәдә абсурд комедиясе явызлык- яхшылык, закон- законсызлык, гуманизм-рәхимсезлек, батырлык-куркаклык кебек җитди сөйләшүгә әверелә.

Спектакльдә нәкъ әсәрдәге кебек үк эш- гамәлләрне күпертү аша вакыйгаларны абсурд хәленә җиткерүгә корылган. Режиссер мәгънәви ребуслар, аллегороияләрне чишәргә этәргеч биргән хәлдә, тамашачыларны шушы “идиотизм” аша алып бара.  Гыйлемлелек, телгә осталык кына бөтен тамаша залын каплаа алырлык рәхимсезлек дулкынын туктата алмый икән. Моны мылтык көпшәсе төзәлгән сыман, күзне тондырырлык софит утлары астында  тамаша залында утырган һәр кеше дә  яхшы аңлый. Мылтык көпшәсе көченә буйсынучы батырмы син, әллә бер куркак җанмы?

Һәр артист та үз ролен җиренә җиткереп башкарды. Шулай да  үзенең эксцентрик тотышы белән тамаша залын көлүдән шартлар дәрәҗәгә җиткергән Алмаз Фәтхуллин уенын билгеләп үтәсе килә. Аның мылтыгын селки- селки сәхнә буйлап йөрүе- бу онытылмаслык мизансцена. Геройның күзлек кигәч икенче кешегә әверелүе- искиткеч мимика аша чагыла. Бу исә видеокадрда зур планда күрсәтелә. Ул оныгы белән  “Кароль”нең берәү генә түгел, аларның күп булу ихтималын белгәч, “Идиот”ның күз карашы мәгънәле төсмер ала.

Кабатланмас окулист Зөлфәт Закиров бер халәттән икенчесенә гүя терекөмеш төсле күчә.  Ул үз героеның умыртка багасының юклыгын пластик хәрәкәтләр аша искиткеч дәрәҗәдә тасвирлады.

Әлеге спектакльне Сез интеллектуаль пьесалар тарафдары булмасагыз да карарга мөмкин. Бу очракта Сез үз күзләрегез белән бер халәтттән икенче халәткә үзгәрү могҗизасын күрерсез, шушы искиткеч «дүртлекнең» энергетикасында коенырсыз һәм җәмгыятьнең өмет уты, ягъни кешелек дөньясын теләсә нинди ызгыш-талашлардан да коткарып калырлык йөрәге (үз-үзен аямаучы мәхәббәте) барлыгын аңларсыз.

Миләүшә Хабетдинова/»Идел» журналы/март,2016