Татарча Русский English

САГЫНДЫРЫП КИЛӘЛӘР! (ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ УФАГА БУЛАЧАК ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ТУРЫНДА)

Ниһаять! Озак елларга сузылган тәнәфестән соң Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Уфага киләчәк.

Гастрольләр 5-7 апрель­дә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә узачак. Бу көннәрдә театр уфалылар игътибарына соңгы елларда дөнья күргән, тамашачылар күңелен яулап өлгергән спектакль­ләрен тәкъдим итәчәк.
Театрның иҗат юлы утызынчы еллардан башлана. 1933 елда ударник колхоз­чыларның беренче Бөтен­союз съезды карары һәм Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан колхоз-совхоз театрына, башта Республика күчмә театры, арытаба, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.

Ул вакытта труппаның нигезен Г. Болгарская, Ә. Яһүдин, Г. Камская, Г. Гыйматов, М. Рәхмәтуллина, Х. Исмәгыйлев кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В. Минкина, Р. Кушловская, М. Шаһи­дуллина, Л. Фарсина, С. Исмәгыйлева, Г. Нуруллин, Ф. Фарсин, К. Нуруллина, Н. Латыйпова һ. б. артистлар халыкның мәдәниятен үстерү юнәлешендә хезмәт итә.

Театр оешкан көннән башлап аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып Р. Ишморатов, Г. Ильясов, соңрак Ә. Мәҗитов, М. Хәмзин кебек билгеле сәнгать осталары эшли. Репертуарда татар драматургиясен тәшкил иткән К. Тинчурин белән К. Нәҗминең “Булат бабай гаиләсе”, Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, М. Фәйзинең “Галиябану”, тәрҗемә әсәрләреннән Ж. Мольерның “Жорж Донден”, А. Островскийның “Кичеккән мәхәббәт” һ. б. спектакль­ләрне күрергә була.

1988 ел — театр тарихында кискен борылыш чоры. Шул елны театрга үзенә нигез салучыларның берсе булган бөек татар артисты, режиссер, драматург Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Нәкъ шушы елны театр стационар була­рак эшли башлый һәм Казанның М. Горький урамында урнашкан бинага күчә. 55 елга сузылган кагылып-сугылып йөрүдән соң, ниһаять, театр туган йортына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театр тормышының яңа чоры башлана: яңа репертуар төзелә, актив рәвештә яңа форма, стиль һәм жанрлар эзләү башлана.

1984-2002 елларда театрга Р. Әбелмәмбәтов җитәкчелек итә,

2002 елдан әлеге вазыйфа Фәнис Мөсәгыйтовка тапшырыла. Ул бүгенгәчә театрга уңышлы җитәкчелек итә.
1993 елда Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Рәшит Заһи­дуллин билгеләнә. Яңа режиссер чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә мелодрама, сатира, эпос, водевиль кебек төрле жанрдагы спектакль­ләр куеп, театр репертуарын тулысынча диярлек яңарта. Ул чит ил авторларын гына түгел, ә хәзерге татар драматургия әсәрләрен дә зур уңыш белән сәхнә­ләштерә.

Театрда лирик һәм фәл­сәфи спектакльләр белән беррәттән, милли мәдә­ниятнең әдәби мирасын пропагандалаучы Г. Ту­кайның “Сөй гомерне!”, М. Мәһ­диевнең “Без — кырык беренче ел балалары”, Р. Вә­лиевның “Язмышым юллары” кебек шигъри-музыкаль cпектакльләр дә куела.

Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара. Шулай ук театр милли классик драматургиянең К. Тинчурин исемендәге Республика театр фестивален оештыручыларның берсе булып санала. Менә ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авылныкыларны да саекмас иҗаты белән сөендерә, Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәһәр, Әнкара, Брюссель, Брюг­ге һәм башка шәһәр­ләрдә дә киң танылу тапкан.

Югары һөнәри дәрәҗә­дәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барысы да Кәрим Тинчурин исе­мендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренең үзенчә­лекле яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 80 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, мәдә­ниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Респуб­ликасының мәдәни үсешенә саллы өлеш керткән.

Кайчандыр театр Башкортстанда да еш була һәм затлы репертуар белән чыгыш ясый иде. Тама­шачының кайнар алкышлары, ихлас күңелдән биргән чәчәкләр, зал тутырып йөрүләр әле бүген дә Тинчурин теат­рының иҗат коллективын илһамландырып, канатландырып тора. Әмма бу очрашулар тукталып торган иде. Менә, ниһаять, театр сөекле тамашачылары белән кабат очрашырга, элекке күркәм традицияне яңартып җи­бәрергә җыена.

Быелгы гастроль афишасын өч спектакль бизи: 5 апрельдә Шамил Фәрхет­динов пьесасы буенча “Эх, алмагачлары!” комедиясе, 6 апрельдә Хәй Вахитның “Туй алдыннан” моңсу комедиясе һәм 7 апрельдә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасы. Әлеге спек­такльләрдә театрның иң талантлы, халык мәхәббәтен яулаган артистлары катнаша.

Айгөл Юлъякшина/»Кызыл таң» газетасы/18.03.2016