90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

10 нчы майда, Изге Рамазан аенда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы якты дөньядан киткән артистларның каберләрен зыярәт кылды. Хезмәткәрләребез Казан зиратларында җирләнгән шәхесләребез рухына дога укып, каберләрен тәртипкә китереп кайтты.