Татарча Русский English

БУЛАТ ЗИННӘТУЛЛИН: «АКЧАГА КЫЗЫККАН- ТЕАТРГА КИЛМИ» («БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»)

Кем турында, нәрсә турында язарга тотынсам да, аларның кайсы төбәктән булуы кызыксындыра. Чөнки һәр төбәкнең үз үзенчәлеге, үз менталитеты була бит. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Булат Зиннәтуллин турында язарга ният кылгач та: «Кайсы районнан ул?» –дип сораганымны сизми дә калдым.

Казан егете ул. Яшермим, бу җавапны ишеткәч, бераз гаҗәпләнеп тә калдым, чөнки күпме галим-голамәнең, каләм тибрәткән кешеләрнең балалары өлкән абзыйлар телендә сөйләшә, хәтта әти-әниләре белән дә шул телдә аралаша.

Туган телне саклау өчен ярый әле авыл бар. Шәһәрдә тусалар да, авылда элемтәләре булган балалар шунда туган телләрен «ачалар». Булат та шушы искәрмәгә кергән. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Шәһәр мохитында тәрбияләнгәннәр күбрәк сәнгатькә түгел, сәнәгатькә тартыла. Әнә Булатның бертуган абыйсы Руслан да, гәрчә бик матур итеп рәсем ясарга сәләтле булса да, тимер эшенә алынуны кулай күргән – слесарь һөнәрен үзләштергән.

– Дөресен әйткәндә, – дип башлады сүзен Булат, – мин артист булырмын дип башыма да китермәгән идем.

Әмма аның рухи дөньясының эчке бер җирендә җырга-биюгә, музыкаль инструментларда уйнарга өйрәнү теләге булган. Бу яктан инде менә шәһәрдә уңайлылык күбрәк. Һәм ул, 1нче сыйныфта укый башлау белән, музыкаль мәктәпкә дә язылган. Әнисе Наилә ханым белән уйлашканнан соң, баянда уйнарга өйрәнү төркеменә йөри башлаган. Моңа татарда баянның киң таралган уен коралы булу да этәргеч ясаган. Ә инде башлангыч белем алганнан соң, ул А. Алиш исемендәге татар балалар үзәгендә шөгыльләнә башлаган. Шунда матур итеп шигырь сөйләргә өйрәнгән, бию һәм җыр түгәрәкләрендә дә шөгыльләнгән, Яңа елны каршылау кебек чараларда катнашкан.

Кеше ни белән дә булса шөгыльләнергә белмичә тинтерәп йөрмәсә, вакыт сизелми дә уза. Булат өчен дә сизелми үтә ул. 9нчы сыйныфтан соң кемдер техникумга, көллияткә китә, кемдер инде өйрәнгән мәктәбендә укып, аттестат алгач гына тормыш юлын сайлый. Булат та медицина училищесына керергә талпынып карый, ләкин әнисе аңа шарт куйган була. «Гел «бишле»гә укысаң гына медицина училищесына керерсең».

Тулы булмаган урта белем аттестатында гел «бишле»ләр генә булмагач, Булатка укуын дәвам итәргә, урта белемгә ия булганчы, мәктәбенә йөрергә кала. Әмма ул буш вакытын юкка әрәм итми, татар театраль студиясендә шөгыльләнә. Нәкъ менә шул татар театраль студиясенә йөрү аның тормышында хәлиткеч роль уйный да инде. «Кая барырга?», «Кем булырга?» дигән сорауга җавап эзләгәндә, күңеле аңа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына керергә «киңәш» итә. Аның да драма артистлары әзерли торган бүлегенә.

Бу урында шуны да искәртергә кирәктер. Соңгы елларда тамашачы спектакльләрнең тересен, ягъни җырлы-биюлесен, вакыйга барышында алып баручы да катнашканын, хәтта теге яки бу артистның залда утыручыларга мөрәҗәгать иткәнне карарга ярата. Ә күргәнебезчә, Булатта спектакльне «терелтү» өчен мөмкинлекләр аз түгел. Кирәк икән – гармунын сыздырып җибәрергә, кирәк икән, җыр-бию элементларын башкарырга башкалардан сорап торасы юк. Мондый вакытта фонограммаң бер читтә тора.

– Кәрим Тинчурин театрына эләгүең ничегрәк килеп чыкты? – дим әңгәмәдәшемә.

– Университетта безне шушы театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин укытты. Эшкә дә ул мине үзе чакырды.

– Белүемчә, бу театрда, нигездә, училище тәмамлаган егетләр һәм кызлар эшли. Алар белән чагыштырганда, белем аермасы сизелмиме? Сизелсә – кайсы якка.

– Дөресен әйткәндә, алар һөнәри белемне күбрәк тә алалар әле. Университетта артистлык дәресе атнага өч тапкыр керә, училищеда – көн саен. Тик шунысын да әйтергә кирәк, биюче бии-бии остара. Нинди дә булса һөнәрне сайлагансың икән, аны гомерең буе шомартасың, камилләштерәсең. Мин дә монда эшли башлагач күп нәрсәгә өйрәндем. Ә югары белем алырга теләсәң, аны читтән торып та алып була бит. Училищедан соң бездәге артистлар шулай эшлиләр дә.

Сорауларыма әнә шундыйрак җаваплар алдым. Аннан соң аның нинди рольләр башкаруына тукталдык. Укуын тәмамлаган елны эшкә октябрь аенда гына урнашкач, Булат төп рольләргә билгеләнергә соңарган була. Әмма Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча «Шүрәле Онлайн»да үрмәкүч образын уйный башлап, артистлык юлына аяк басуын бик яхшы хәтерли ул. Аннан соң инде төп рольләргә кереп китеп, «Төн яна учакта» – Рамазан, «Сүнгән йолдызлар»да – Исмәгыйль, «Назлы кияү»дә – Рәшит, «Эх, алмагачлары»нда – Таһир, «Без – 41нче ел балалары»нда – Гыйззәтуллин, «Өченче бүлмәдә эт яши»дә таксист булып эшләүче Ризван рольләрен яратып башкаруын әйтә.

Әңгәмәбез ахырында бүгенге көндә аеруча актуаль булган хезмәт хакы турында да искә алдык. Дөресрәге, бу турыда фикер алышу минем тарафтан кузгатылды. «Күп акчага кызыккан кеше театрга килми. Сайлаган һөнәремнән бик канәгать мин. Яраткан эшеңне башкарып, яхшы кәеф белән өеңә кайту, минемчә, үзе бер сихри дөнья ул. Аннан соң, кыйммәтле машиналарда йөрүчеләрне, ике-өч катлы коттеджларда яшәүчеләрне күреп көнләшү дигән хисне кичерү юк миндә. Әле менә 2016нчы елга аяк басканда, төп эшемнән тыш, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Кыш бабай булып йөрдем. Шуннан нинди канәгатьләнү алганымны, балаларга карап сөенгәнемне белсәгез иде», – диде Булат.

Харис ЗАКИРОВ/Безнең гәҗит/02.03.2016