90 СЕЗОН

Яңалыклар

Җиңү дип янды йөрәкләр!..

Ниһаять, сугыш тәмам. Җиңү! Исән калган солдатлар өйләренә кайта башлый. Алар арасында 3.Хәлиуллина, 3.Туишева, Т.Кичүбаев, М.Хәмзин, Ф.Юнысов, Ә.Әбдрәшитов, Г.Нигъмәтуллин А. Мартьянова, Ш. Нургалиев, С. Шәкүров, Г. Насыйров кебек фронтовик хезмәткәрләребез дә була. Аларның кайберләре Әлмәт театрына күчә, күбесе труппага кушылып, театрның нигезен тәшкил итә.