Татарча Русский English

«ШАШКАН БАБАЙ»ДАМЫ ХИКМӘТ, ҮЗЕБЕЗДӘМЕ? (ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН)

Син үзеңнең нинди тамаша кылуыңны беренче мизгелләрдә аңламый­сың әле. Вакыйгалар спек­такль­дән соң хә­тердә яңара һәм баш миенең һәр күзәнәген эшләргә мәҗбүр итә. Славомир Мрожек сүзләре белән әйткәндә, кеше абсурд дөньяда яши һәм бу турыда уйламый, әмма вакыт-вакыт шушы хакыйкатькә төшенеп, сискәнеп куя. Кәрим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма театры, “Шашкан бабай” спектакле белән, чыннан да, сискәнергә мәҗбүр итә.

Баксаң, режиссер Рәшит Заһидуллин студент эскә­миясеннән үк абсурд театр белән мавыккан икән. Әмма Казанда абсурд жанрына, бигрәк тә Славомир Мрожекка мөрәҗәгать иткән­нәре юк иде әле, ди ул. Узган ел “Эх, алмагачлары!” спектаклен әзерләгәндә артистлар аны абсурдка әйләндерү тәкъдимен ясаган. Режиссер исә каршы килгән һәм, абсурд теләсәгез, бик әйбәт әсәр бар дип, “Кароль” әсә­рен яңадан укып чыгарга булган. Күрәсең, Мрожек күңеленә күптән тынгылык бирмәгәндер, юкса, студентлардан имтихан кабул ит­кән­дә дә, яшьләр арасыннан онык образын эзләмәс иде. Андый абитуриент табыла. Салават Хәбибуллинны ул, менә онык та булды, дигән сүзләр белән төркеменә укырга кабул итә.

Билгеле, заман үзгәргән саен, абсурд темасы да үз­гә­рә. Моннан 25 ел элек мин бу әсәр­не бер төрле күрсәм, хә­зер бөтенләй икенче карашта, ди режиссер:

– Тормыш – абсурд бит ул. Вакыт узу белән бу тө­шенчә, аңа караш та үзгәрә. Әйтик, 20 ел элек безнең бер-беребезгә: “Ярый, мин сиңа барып җиткәч, урманнан шалтыратырмын”, – ди­гәнне ишетсәләр, аңламас­лар иде.  Телефон трубка­сын­да текст җыюыбыз да гайре табигый хәл булыр иде. Мисал эзләп ерак китә­се түгел. Улыма, мәсәлән, ок­тябрятлы, пионерлы балачагым – абсурд. Ленин бюстларын, һәйкәлләрен күргәч, ул, кемгә табындыгыз, дип сорый, Ленин сурәте ясалган значоклар тагып йөрүне дә аңламый. Кыскасы, үз вакытында миңа табигый тоелган әйберләр хәзерге буынга абсурд булып тоела.

Рәшит Заһидуллин, спектакльне бернинди чорга бәйләмәдем, параллельләр китермәдем, дип белдерә. Хикмәт кешелек кыйммәтлә­рендә һәм кешенең үзендә, ди ул. Тамаша исә спектакль­дән алдарак башлана. Тамашачы экран аша боз чорыннан бабай (Алмаз Фәтхул­лин) белән оныкның (Салават Хәбибуллин) килгәнен күрә. Алар кешеләр арасыннан Карольне табарга һәм аны үтерергә телиләр. Бабай кулындагы мылтык аерым персонаж ролен үти һәм ул атарга тиеш. Бабай, Карольне эзләгәндә, окулист (Зөлфәт Закиров) күз­леген киеп карый һәм табибта үзе эзләгән объектны таный. Үлемнән курку шул­кадәр көчле, ул сине эчтән кимерә, ахыр чиктә сындыра. Сынмас өчен исә кале­беңнең нык булуы кирәк. Анысы – сирәкләр өлешенә тигән бәхет. Кызганыч, тышкы кы­я­фәте кычкырып торган табибыбыз  шул сирәк­ләрнең берсе түгел, ул күз алдында мескенгә әйләнә.

– Без кеше хакында тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртергә күнектек. Окулист та нинди чибәр, үз-үзен тотышы да гаярь иде, курку исә аны идән чүпрәгенә әй­ләндерде. Аның кызы (Ками­лә Галиева) исә тыштан җилбәзәк күренсә дә, ахыр чиктә нык рухлы икәнен исбатлады.

Сүз уңаеннан, Камилә Галиева башкарган рольне режиссер үзе уйлап чыгарган. “Сәнгатьтә төп ике тема бар: аның берсе үлем булса, икен­чесе – мәхәббәт, ди ул. Әсәрдә үлем бар иде, ә мәхәббәт линиясе юк. Контрастлар дөньясын күрсәтү өчен нәкъ менә әлеге образ кирәк булды”, – ди ул.
Үзеңә кумир уйлап чыгарма, табынма! Барыбызга да мәгълүм хакыйкать, әмма кемдер артыннан иярү, про­б­лемаларыңны, язмы­шың­ны кемнәргәдер тапшыру җайлы бит. Җайлы, әмма… Мөгаен, тамашачы спек­такльдән әнә шундый фикер белән киткәндер. Нинди ге­нә хәлдә, хәтта үлем тешен ыржайтканда да селфи ясауда, гаепне башкага аударуда абсурд күрмәү­челәр, табигый дип кабул итүчеләр дә булгандыр. Тагын 20 елдан бу хәлләрне ничек кабул итәрләр, анысы безгә караң­гы.

Вакыйгаларда кайнаган артистларга, бигрәк тә күз алдында меңгә төрләнгән Зөлфәт Закировка, Камилә Галиевага афәрин диясе килә. Баш миен “селкетеп” җибәрергә теләгән тамашачы исә “Шашкан ба­бай”ны 5 мартта карый ала.

Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”,   /№ 29, 02.03.2016/