Татарча Русский English

КАРОЛЬ

Жанры- абсурд комедиясе

«Кароль»- 1961 елда Польшада Славомир Мрожек тарафыннан язылган искиткеч пьеса.

Әсәрдә дүрт субъект, дүрт катнашучы бар: Окулист, Онык, Бабай һәм Кыз. Тагын бер катнашучы  объект- ул мылтык. “Әгәр дә мылтык бар икән- ул атарга тиеш”- дип раслый спектакльдәге төп персонажларның берсе табиб. Һәм, шулай итеп, алар һәр катнашучыда, табибка күренергә килгән һәрбер пациентта  мифик, шартлы Карольне күреп, аталар да.

Бабай ниндидер бер Карольне табар һәм, ниһаять,  аны атар өчен, Оныгы белән күзлек алу максатыннан күз табибына киләләр. Кем ул “Кароль”, аның төс-кыяфәте нинди, ни өчен атарга кирәк үзен- анысы белгесез. Ләкин моны кичекмәстән, һичшиксез башкарырга кирәк. Башкача- тормыш тормыш түгел. Озакка сузылган бәхәстән соң, Онык Окулистның күзлеген тартып алып Бабайга кидерә. Шулчак Бабай табибта эзәрлекләнгән Карольне таный.  Окулист үзен башка кеше белән бутауларын аңлап алып, үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен читкә этәрергә тырыша һәм эзәрлекләнгән “чын” Кароль аның янына әле килергә генә тиешлеген хәбәр итә. Һәм шулчак корбанга ау башлана. Корылган мылтык, ниһаять, ата…

 Тоталь “каролизм” идеясе, Карольне һәркемдә күрү, безнең һәрберебез дә күпмедер күләмдә “Карольләр” барлыгы әсәрдә ачык күренә. Шунлыктан “безнең һәрберебез күпмедер дәрәҗәдә “Кароль” һәм без барыбыз да үзенчә “ул” икән, бу берәребезне алып ташлап аның урынына икенчесен куеп була дигән сүз.

 Славомир Мрожекның аерым бер чорга, заманга бәйле булмаган “Кароль” абсурд комедиясен Р.М.Заһидуллин милли театр үзенчәлекләрен истә тотып сәхнәләштерә.  Әлеге абсурд комедиясе Татарстанда беренче мәртәбә куела.

Драматургы- Славомир Мрожек

Режиссеры, сценография авторы һәм музыкаль бизәлеш — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН,  РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Хореографы- Никита ЖЕСТКОВ

Видеокүренешләр буенча режиссеры- Александра СЕНЧУКОВА

Видеооператоры- Олег СЕМЧЕНКО

Рольләрне башкаралар:

Окулист-   Зөлфәт  Закиров

Бабай- Алмаз Фәтхуллин

Онык- Салават Хәбибуллин

Кыз- Камилә Галиева

Спектакльнең премьерасы  2016 елның 10 февралендә булды.

Спектакль 1 сәгать 45 минут бара.

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (16+)

 

МАТБУГАТТА СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА:

1. С.Мрожекның  «Кароль» пьесасы буенча куелган «Шашкан бабай» спектакле премьерасына әзерлек (видеосюжетлар)- ТРК «Казан», Телеканал UTV

2. «Шашкан бабай» спектакле турында «Иҗат» тапшыруы

3. Сәхнәдә- «Шашкан бабай» («Шәһри Казан», Л.Хәбибуллина)

4. Премьера спектакля «Сумасшедший бабай» («Дом культуры»)

5. «Человек живет абсурдно…» (рецензия на спектакль, к.ф.н М.Хабутдиновой)

6. «Сумасшедший бабай» впервые на сцене театра Тинчурина: как черная комедия Славомира Мрожека покоряет Казань («Эксперт Татарстан»)

7. «Сумасшедший бабай» в Тинчуринском («Новости Татарстана», ТРК «Новый век»)

8. «Сумасшедший бабай»: как готовятся (ТРК «Казань», телеканал UTV)

9. Кого назначить виноватым? Мы все стоим в очереди (Ольга Иванычева, «Казанские ведомости», 26.02.2016)

10. Безумный старик, или метаморфозы польского сюжета (Лидия Былинкига. «Республика Татарстан», 17.02.2016)

11. Карольләр күп (Илтани Илялова, «Сәхнә», апрель, 2016)