90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында укучылар өчен кызыклы мастер-класслар!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт уяту максатыннан, төрле кызыклы мастер-класслар һәм мавыктыргыч экскурсияләр даими оештыра.
19 нчы мартта Тинчурин театрында Казанның Совет районында урнашкан 180 нче күппрофильле полилингваль гимназия укучылары өчен кызыклы һәм файдалы мастер-класслар үтте. Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, талантлы артисткабыз Ландыш Ибәтуллина һәм театрыбызның алтын куллы хезмәткәрләре Кадрия Фәйзетдинова, Әлфия Вәлиева, Юлия Логинова һәм Айгөл Ваһаповалар уздырган дәресләр аша укучылар грим ясау, бутафория сәхнә теле һәм актерлык осталыгы серләренә төшенделәр.