90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Залесный бистәсендә!

20 нче март, 18.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Залесный бистәсе Мәдәният йортында, Казан гастрольләре кысаларында, Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” спектаклен тәкъдим итә. Дуслар! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, яраткан артистларыбыз катнашындагы спектакльгә рәхим итегез!