90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Театр журналистлары клубы” утырышы!

17 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан “Театр журналистлары клубы” утырышы булды. Театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан барлыкка килгән клубның чираттагы утырышында Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов “Драматургия нигезләре” дигән темага лекция укыды. Соңыннан журналистларыбызга “Театр журналистлары клубы” таныклыклары тапшырылды.