Татарча Русский English

Тинчурин театры Хаҗи әфәнде белән саубуллаша!

25 мартта, 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Шәриф Камал әсәре буенча куелган «Хаҗи әфәнде өйләнә»  спектаклен соңгы мәртәбә күрсәтәчәк.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе – тамашачыларның сөеп, яратып карый торган спектакльләрнең берсе.

…Хәйләкәр, карун Юнус хаҗиның Камилә исемле чибәр мөгаллимә кызга күзе төшә. Һәм ул, изге төш күрүен сылтау итеп, картаймыш көнендә, карт хатыны өстеннән яшь кәләш алу уе белән яна башлый. Шул татлы ниятен тормышка ашыру максатыннан, ул кыз өенә яучы карчыкны җибәрә. Әлбәттә, кызның туганнары бу эшкә каршы килә. Ләкин Юнус хаҗи һич кенә дә чигенә торганнардан түгел. Ике арада ул үзе яучы булып йөри башлый. Нәтиҗәдә, аның бу йөрүләреннән тәмам туйган кызның туганнары «кәмит» ясарга, шуның белән карт мәҗнүнне акылга утыртырга карар кылалар…

Режиссеры — Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Рәссамы — Роман МОРОВ, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Композиторы һәм аранжировка авторы -Чыңгыз АБЫЗОВ

Спектакльнең премьерасы  2010 елның 10 декабрендә булган иде.

Спектакль 2 сәгать 20 минут бара.

Спектакль тамашачы күңелендә тирән эз калдырды. Анда театр сәнгатенең якты  йолдызлары- Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова, Ләлә Миңнуллиналар белән бергә театрыбызның талантлы яшьләре уйнады.

Спектакльләр дә кеше гомере кебек: ул туа, яши, үлә. Ләкин халык күңелендә, халык йөрәгендә онытылмас хатирә булып калган, татар театр сәнгате тарихында лаеклы урын алган әлеге спектакльләрне яңалары алыштыра. Бу- тормыш кануны.