Татарча Русский English

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН: «Гаиләдә театр уйнау нәрсәгә китерә?»

Яңа драма нинди булырга тиеш? Бу сорау төрле форумнарда куертыла, үзенчә җаваплары да табыла кебек. Тинчурин театрының талантлы режиссеры Резеда Гарипованың да җавабы бар. Аныңча, яңа заман драмасына куелган таләпләр Рөстәм Мингалимнең “Өченче бүлмәдә эт яши” пьесасында үтәлә.

Режиссер иң әүвәл Мингалим теленең гади, шул ук вакытта бай булуына игътибар иткән. Икенчедән, пьеса авторының профессиональ белеме булу зарур дип саный ул. Баксаң, хәзерге заман драматур­гиясендә профессиональлек – тансык әйберләрнең берсе икән. Боларга өстәп, Резеда авторның театрны, драматургияне тирән аң­лавына, проблема өчен әрнүенә, ә иң мөһиме, гадиләрне су­рәтләгәндә га­диләште­рәм дип билдән түбән юмордан, әдәпсез­лектән, тыйнаксызлыктан кача алуына сокланган.
“Чишенү юк, сүгенү юк, шул ук вакытта шактый кырыс, катлаулы әсәр. 1980 нче елларда ук язылса да, бүгенге көн өчен актуаль яңгырый. Яңа драма дими ни дисең инде бу очракта. Кешеләр гаилә корырга куркалар, ә гаиләлеләр кор­­ганны саклап кала алмый. Ни өчен шулай килеп чыга, мөнәсәбәтләрдә нәр­сә үзгәрде? Драматург әнә шул сорауларга җавап эзли”, – ди Резеда.
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вә­лиева үзе тудырган образ турында менә ниләр сөй­ләде:

– Мөселман хатын-кы­зына ят образ бу. Чөнки татар хатыны хисләрен, күңе­лендә кайнаган давылын тышка чыгармый, эчтән сыза. Ә Гөлия иренең иркәсен­дә яши, ире аны бернинди шартсыз ярата, берни таләп итми. Бары тик янәшәсендә генә булсын. Уенга батулары бу гаиләнең кайгы киче­рүеннән килеп чыга, алар бердәнбер балаларын югалталар. Бу хәсрәт хатынны бө­тенләй харап итәргә мөм­кин. Менә шуннан ясалма тормыш барлыкка килә дә инде. Имеш, хатын беренче мәхәб­бәтен очрата, ире ирек­ле мәхәббәт куерта, хатынына карата көнче булып кылана. Гаиләдә театр башлана. Ахыр чиктә алар кайда уен, кайда чынбарлык икә­нен аңламый башлыйлар.

Беренче пәрдәдә менә шушы уен барды. Хатын-кызның иренә мөнәсәбәте, төне буе йөреп ашарга пе­шерергә вакыты калмавы, эчке күлмәкләр белән мәш килүе залдагы ирләрне бигрәк тә җанландырды. Янәсе, хатыннарын уйныйлар. Ә инде уеннан уймак чыга башлагач, карашып алулар бетте, һәркем үз уена чумды.

Зөлфия Вәлиева әйтүен­чә, катлаулы образны уйнавы рәхәт: “Элек уйнаган Сәрвәремне, аның акылдан язуын искә төшердем. Бу роль мине үземне төрле яктан күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ул матур, холкы үзгәрүчән, бер караганда елмая, икенче караганда шашына, елый, үпкәли. Кыс­касы, чын хатын-кыз. Ми­немчә, һәрбер гүзәл зат хыялында аз гына булса да менә шундый булырга телидер. Мин тамашачыга, уйнамыйча, чын тормышта яшә­гез, дип әйтергә теләдем”.

Төп рольне уйнаган Ирек Хафизов исә үзендә дә үзгәрешләр булуын сөй­ләде: “Төрле гаиләләр бар. Кемнәрдер бик тыныч яши, кайсылары дуамал кылана, ләззәт татырга омтыла. Һәр­кемнең үз кагыйдәсе, кануны, үз уены. Без бу спектакль белән ясалмалыктан качарга өндибез. Тамашачы гый­брәт алыр, кемдер эшлән­мәгән эшенә алыныр, кемдер әйтелмәгән сүзен әйтә алыр дип өмет­ләнәбез. Бер-беребез­гә ешрак яратам дип дә­шәргә кирәк. Героем сүз­ләре белән әйт­кән­дә, һәр туган көнгә сөенеп, тормыштан тәм табып яшәр­гә өйрәнер­гә кирәк. Кайвакыт беренче адымны атларга куркабыз, мин шәхсән үзем­нән чыгып, җавап­лылык ир­ләрдә дип саныйм”.

Кичә Әлмәт дәүләт театры постановкасын искә төшерүчеләр дә булды. Тин­­чурин постановкасы әлмәтлеләрдән фаҗигане җиңел, хәтта мәзәгрәк итеп сурәтләве белән аерыла. Бусы да заманга шактый якын алым. Чыннан да, җиңел яшибез, барысына ди җиңел ирешәбез, җиңел җимерәбез. Мәхәббәтне эт­кә, йә булмаса башка әйбер­ләргә бик ансат алыштырабыз.

Ә бит яратам дип әйтү көчсезлек түгел. Җимерәсе ансат, булганны саклап калу – көчлеләр эше. Тинчурин театры әнә шундый мәгънә салынган спектакль күрсәтте. Бу гаилә таркалдымы, әллә алар мәхәб­бәтләрен саклап кала алдылармы? Режиссер бу сорауга анык җавап бирми. Аңа һәркем үзенчә җавап би­рәчәк.

Гөлинә Гыймадова /“Ватаным Татарстан”,   /№ 189, 12.12.2015/