Татарча Русский English

ӨЧЕНЧЕ БҮЛМӘДӘ ЭТ ЯШИ

Жанры- моңсу комедия

Райман һәм Гөлия беренче карашка үзләренең проблемалары һәм җитешсезлекләре белән гадәти гаилә кебек. Ләкин!

Геройлар бер- берсе белән шул кадәр  кырыс итеп уйныйлар, алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре көтмәгәндә үзләре өчен үк гаепләү һәм бер- берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә әверелә.

Драматургы- Рөстәм Мингалим

Режиссеры һәм  музыка авторы- Резедә Гарипова

Рәссамы- Альбина Хөсәенова

Хореографы- Никита Жестков

 

Рольләрне башкаралар:

Гөлия- Зөлфия Вәлиева

Райман- Ирек Хафизов

Таксист- Булат Зиннәтуллин

Луара- Гүзәл Галиуллина

Райманның әтисе- Нуретдин Нәҗмиев

Райманның әнисе- Зөләйха Хәкимҗанова

 

Спектакльнең премьерасы  2015 елның 10 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

 

 

МАТБУГАТТА СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА:

1. Тинчурин театрында премьера- ТНВ,»Манзара»(ВИДЕОСЮЖЕТ)

2. Тинчурин театрында «Өченче бүлмәдә эт яши» спектакле премьерасы- ТНВ, «Хәбәрләр»(ВИДЕОСЮЖЕТ)

3. Гаиләдә театр уйнау нәрсәгә китерә?- Ватаным Татарстан, Гөлинә Гыймадова

4. «Өченче бүлмәдә эт яши» «Иҗат»та (ВИДЕОСЮЖЕТ)

5. Тинчурин театрында «Өченче бүлмәдә эт яши» спектакле премьерасы узды- Азатлык (ВИДЕОСЮЖЕТ)