Татарча Русский English

INTERTAT: «Тинчурин театрында “Әкият китабы” серләрен ачарга җыеналар»

Кәрим Тинчурин исемендәге театр тамашачысын сөендерүне дәвам итә. 8 ноябрь көнне биредә яңа премьера көтелә. Танылган драматургыбыз Шамил Фәрхетдиновның “Әкият китабы” буенча әсәрен Зөлфәт Закиров сәхнәләштерде.

Театр сәнгатен яратучылар моңарчы да Шамил Фәрхетдиновның төрледән-төрле, шул исәптән балалар өчен язган әкият-пьесаларын яхшы белә. Шамилнең “Алтын алма”, “Мыгырдык”, “Саламторхан яки бәхет гөле”, “Шүрәле-online”, “Али баба һәм өч карак” спектакльләре Тинчурин театрында куелды. Зөлфәт Закировның исә К.Тинчурин сәхнәсендәге яшь өметле, сәләтле, тырыш, сөйкемле артист икәнен танысак та, режиссер буларак “Әкият китабы” аның беренче режиссер хезмәте.

Зөлфәт Закиров 2008 елда — Казан театр училищесын, 2012 елда Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлады. Зөлфәт спектакльне, остазы, театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әлеге әкиятнең куелыш җитәкчесе Рәшит Заһидуллин белән бергә чыгара, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

“Әлеге спектакльне эшләү миңа тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Режиссер буларак беренче эшем. Театрыбызга мондый мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Спектакльдә артист буларак бер генә образ тудырсаң, монда һәрбер образ синең башыңда бөреләнергә тиеш. Шуларның барысын да  ниндидер тулаем бер картина тудыру- авыр һәм катлаулы хезмәт.  Ә әкият кую, ул тагы да катлаулы һәм җаваплы гамәл. Чөнки балаларның игътибарын тота, кызыктыра белергә, сәхнәдәге уен белән мавыктыра алырга кирәк бит. Дөресен әйтим, артистлар белән эшләү җиңел булды. Куелыш җитәкчесе, минем остазым, театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит абый Заһидуллинның саллы ярдәмен тойдым.
Спектакльнең премьерасына берничә генә көн калса да без һаман да эзләнүдә: ничектер яңачарак эшләргә, табарга, эзләргә тырышабыз,”- дип фикерләре белән уртаклашты шәхсән үзе Зөлфәт.

Спектакльдә Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров һәм театр коллективына быел гына килеп кушылган яшь артистларыбыз Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттәхова һәм Салават Хәбибуллин катнашалар.

Үзенчәлекле сәхнә әсәренең рәссамы Санкт-Петербургтан килгән егетебез, тылсымлы куелышлар өлкәсендә үз стилен булдырган Дмитрий Сарвин. Композиторы — Ренат Бикбулатов, хореографы — Никита Жестков, хормейстеры — Алия Хәмзина, ә музыкаль җитәкче — Ксения Мөхәммәтҗанова.

 Премьераның эчтәлегенә килгәндә. Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.

8 ноябрь көнне премьерага балалар өчен чыгучы “Тылсымлы куллар” журналы да киләчәк. Спектакль алдыннан һәм антракт вакытында журнал белән таныштыру, язылу оештырылачак, төрле кызыклы уеннар үткәреләчәк, бүләкләр дә булачак!

Мөршидә Кыямова /Intertat/06.11.2015