Татарча Русский English

ӘКИЯТ КИТАБЫ

Жанры- әкият

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез  патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.

Драматургы- Шамил Фәрхетдинов

Рәшит Заһидуллин

Куелыш җитәкчесе- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Режиссеры-  Зөлфәт ЗАКИРОВ

Композиторы- Ренат БИКБУЛАТОВ

Хореографы- Никита ЖЕСТКОВ

Хормейстеры-Алия ХӘМЗИНА

Музыкаль җитәкче- Ксения МӨХӘММӘТҖАНОВА

 

Рольләрне башкаралар:

Хан- Илнур Байназаров

Гайрәт- Артем Пискунов

Гөмбә сан- Илфак Хафизов

Алпамша- Салават Хәбибуллин

Карчык- Диләрә Фәттахова

Гүзәл сылу- Айсылу Мөсәлләмова

Гыйфрит- Рөстәм Гайзуллин

 

Спектакльнең премьерасы  2015 елның 8 ноябрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 10 минут бара.


МАТБУГАТТА СПЕКТАКЛЬ ТУРЫНДА:

1. «Иҗат»та «Әкият китабы» турында (ВИДЕОСЮЖЕТ)

2. Тинчурин театрында әкият премьерасы (ВИДЕОСЮЖЕТ)

3. Тинчурин театры балаларны әкият күрсәтеп җәлеп итмәкче- Азатлык, (ВИДЕОСЮЖЕТ)

4. Тинчурин театрында “Әкият китабы” серләрен ачарга җыеналар, INTERTAT