Татарча Русский English

Intertat: Тинчуринлылар Чеховны кәләпүшле итә

“Эх, алмагачлары!” — әлеге спектакль белән бүген К.Тинчурин исемендәге театр яңа сезонын ача. Драматург Шамил Фәрхетдиновның бу әсәре узган сезонның премьерасы иде. Халыкчан әсәрне театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән.

К.Тинчурин исемендәге театр яңа сезонда үз тамашачысына алты яңа премьера вәгъдә итә. Рәшит Заһидуллин Нәкый Исәнбәтнең “Түләк” фольклор-шигъри драмасына мөрәҗәгать итәргә ниятләгән. Нәкый аганың әлеге әсәре драма сәхнәсендә тәүге кат куелачак. Димәк, тинчуринлылар бу юнәлештә беренчеләр. Шуңа күрә дә, татар классигы Нәкый Исәнбәтнең әсәренә театрда җитди тотынганнар.Театр игътибарыннан рус классигы Антон Чехов та читтә калмаган. Аның комедиясен, бүгенге заман яссылыгына күчерергә омтылачаклар. Мәгълүм ки, татар артистларының байтагы төрле мәҗлесләрдә тамада ролен башкара. Туй темасы бүген дә актуаль кала бирә. Чеховның сюжет линиясе сакланса да, вакыйгалар бүгенге көнгә һәм милли җирлеккә күчерелә. Театрның баш режиссеры белдергәнчә, Чеховка кәләпүш кидертәчәкләр.Яңа сезонның иң үзенчәлекле һәм кызыклы әсәре, мөгаен, Славомир Мрожекның “Кароль” абсурд комедиясе булыр. Тинчурин театры артистлары шулай ук бу әсәрне беренчеләрдән булып татар сәхнәсенә күтәрә. Рәшит әфәнде белдергәнчә, әсәр бүгенге көн белән аваздаш.

Яшь булуына да карамастан, татар театр сәнгатендә ныклы адымнар ясаучы, үз тамашачы күңеленә юл сала башлаган режиссер Резидә Гарипова бу юлы Рөстәм Мингалимнең “Өченче бүлмәдә эт яши” драмасын тәкъдим итәчәк. Замана драматургларыннан Игорь Германның “Кичер мине” әсәре дә ир-хатын арасындагы катлаулы мәсьәләләрне яктыртуга юнәлдерелгән.

К.Тинчурин исемендәге театр һәрвакыт балалар аудиториясен колачлый. Сиксән икенче сезонда да нәни тамашачылар читтә калмаган. Танылган әкиятчебез, драматург, язучы Шамил Фәхретдинов “Әкият китабы” балаларны әкият дөньясына сәфәр кылдырачак. Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән бу әсәр яңа елга кадәр үк үз тамашачысын сөендерәчәк. Гайрәт маҗаралары махсус гаилә белән карау өчен җайлаштырыла.

Яңа сезонда, шулай ук, гастроль, иҗади сәфәрләр көтелә. Мәскәү, Уфа, Татарстан шәһәр-авылларында репертуардагы иң яхшы сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәкләр. Туфан Миңнуллинның 80 еллыгы уңаеннан әдипнең “Төш” спектакле район сәхнәләрендә тәкъдим ителә. Кайчандыр сәхнәдә барган Кәрим Тинчуринның “Сакла шартламасын” һәм Максим Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” спектакле янәдән үз тамашачысын җыячак. “Бу ике әсәр репертуарда үзләренең лаеклы урынын алачак”, — ди театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Мөршидә КЫЯМОВА/Intertat/07.09.2015