Татарча Русский English

Бүген 82 нче сезон ачыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат очрашуы үтте

IMG_0090н

Бүген, 7 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Эх, алмагачлары!» спектакле белән үзенең 82 нче театраль сезонын ача!
Шул уңайдан театрда массакүләм мәгълүмат чаралары белән матбугат очрашуы үтте. Очрашуда театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов, режиссер  Резедә Гарипова катнашты.

Матбугат очрашуында сүз сезон дәвамында булачак премьера спектакльләре турында, гастрольләр, труппага килгән яңа артистлар турында булды.