Татарча Русский English

Вөҗдан турында чаң

Шәриф Хөсәеновның “Чулпан” драмасы буенча куелган спектакль Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының быелгы иҗат сезонында соңгы премьера иде. Аны яшь һәм талантлы режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштергән.


Әсәрнең эчтәлеге үтә гади. Анда бер кыз язмышы хәл ителә. Чулпан (Резеда Сәләхова) әнисе белән генә үскән кыз. Яшь табибә, хирург. Чигү белән мавыга. Ул кешеләргә бик ышанучан, ихлас күңелле, йомшак табигатьле. Вилдан (Артем Пискунов) белән медицина институтында укыганда дуслашканнар. Мөнәсәбәтләре шактый тирәнгә кергән инде. Без геройлар белән танышкан вакытта тотнаксызлыкның аяныч нәтиҗәләрен күрәбез.
Вилдан — тәкәббер, дан һәм шөһрәт яратучы, бөек дәрәҗәләр турында хыялланучы, тавышын бөердән чыгарып, һаваланып кына сөйләшүче күңел кайтаргыч бәндә. Мөһим кыяфәт чыгарырга тырышып, күкрәген киереп, зур- зур атлап, ашыкмыйча гына йөри. Үзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен башкаларга (без моны Чулпан мисалында күрдек) өстән карап, кимсетеп сөйләүдән дә тайчанмаучы, кешенең хисләре белән санлашмаучы зат. Аның каравы, үзенә кирәк булганда тасма теллеләнү. Ул сәхнәгә чыкса, сулыш кысылгандай, һава җитмәгәндәй тоела хәтта. Артем Пискунов бу тискәре образны ышандырырлык итеп уйный белгән.
Шәриф Хөсәенов әлеге әсәрен 1955 елда яза. Интеллигент яшьләр тормышыннан драматик күренешләр, дип тәкъдим итә ул аны.
Әсәрдә тагын бер мәсьәлә калку итеп күрсәтелә. Ул – төрле катлам кешеләр арасындагы тигезсезлек. Ул заманда бай тормышлы күп кенә ата-аналар балаларын фән кандидатлары, фән докторлары итүне зур дәрәҗә, абруй дип санаган. Бу исә гаиләдәге җитди аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарган. Дан-дәрәҗәгә ирешәм дип кешенең үз иркенә каршы тору, мәҗбүриләү гадәти хәл саналган. Ә бу исә фаҗигагә илтүче сәбәпләрнең берсе булып тора. Мәсәлән, Вилдан Чулпанны да аспирантурага керергә өнди. Ул аны үзенә тиң итеп күрергә тели. Ә инде Чулпанның үз эшенә мөкиббән табиб, хирург кына булып калуын азсына.
Илдар (Зөлфәт Закиров) – хәлле гаиләдә үскән. Ул үтә саф күңелле, кешелекле, йөрәге кушканны тыңлап яшәүче егет. Артист Илдар Чулпанны өзелеп сөя, аның белән гаилә корырга тели.


Режиссер ни өчен бу әсәрне сайлыйсы иткән? Без Резеда Гарипова белән шул турыда әңгәмәләшеп алдык. “Җәмгыять нинди авырулар белән авырса, шул турыда спектакль куюны мәслихәт күрәм, — ди ул. – Хәзер тотнаксызлык, ирекле мәхәббәт киң җәелгән. Иң куркынычы – яшьләр моны яшәү нормасы буларак кабул итә. Ахыры ни белән бетәсен уйламый. Шунысы гаҗәп, Шәриф Хөсәеновның бу әсәре моңарчы бер дә куелмаган. Автор аны киносценарий итеп язган, режиссерлар бәлки шуңа алынмагандыр”. Резеда Гарипова әсәрне берникадәр кыскарткан, ахыры да бераз башкачарак тәмамлана. Уеннан кайбер образлар да өљшеп калган. Әмма бу спектакльгә хилафлык китерми. Төп геройлардан тыш Фатыйма (Миләүшә Нәҗмиева, Татарстанның халык артисты), Шәмсебану (Резеда Төхвәтуллина, Татарстанның халык артисты), Марзия (Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган артисты), Фәридә (Юлия Выборнова) үз рольләрен зур осталык белән башкарды. Зал тулы тамашачы геройлар белән бергә шатланды, бергә борчылды. Чөнки әсәрдә һәркемгә диярлек якын һәм таныш мәсьәләләр күтәрелгән иде. Шуңа күрә тамашачы актерлар уены белән генә ләззәтләнеп калмыйча, зур киеренкелек белән ахыргы чишелешне көтте. Шуны да искәртергә кирәк, мондый спектакльләр еш булмый.
Сәхнә читендәге Ксения Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге музыка кораллары ансамбле безгә геройларның күңел кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Төп геройларның кайбер үтә киеренке мизгелләрдә үз хисләрен җыр аша аңлатулары йөрәкләрне тагын да ныграк тетрәндерде. Җырларның сүзләрен Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан, Ранил Җамалиев, ә көен Резеда Гарипова язган. Спектакльнең хор җитәкчесе Алия Хәмзина иде. Рәссам Наталья Пачкова иҗат иткән сәхнә бизәлеше безгә узган гасырның 50 нче еллар рухын күз алдына китерергә ярдәм итте.
Мәгълүм булганча, Шәриф Хөсәенов үзе Татарстанның атказанган табибе. Аның күп пьесалары табиблек тәҗрибәсендә очраган тетрәндергеч мисалларга нигезләнеп язылган. “Әниемнең ак күлмәге” (“Әни килде”) драмасы СССРның дистәләгән театрларында куела. Хәзер дә театр тәнкыйтьчеләре бу әсәрне үрнәк буларак бәяли. 1978 елда әлеге спектакль В.Качалов исемендәге зур драма театрында, рус телендә дә уйнала. Шәриф Хөсәеновның 1979 елны чыккан пьесалар җыентыгына язган кереш сүзендә Туфан Миңнуллин менә нәрсә ди: “Шәриф Хөсәенов үзен мактаганны өнәп бетерми. Иҗатына карата әйтелгән комплиментларны яратмый, дөресрәге, аларга ышанмый. Артык күпертә башладың, алдашасыңдыр, — ди. — Әлеге “күпертмәү”, алдашмау аның иҗатына да хас. Драматургның геройлары сәхнәдә намус, вөҗдан, мәхәббәт кебек бөек төшенчәләр турында күкрәк кага-кага купшы сүзләр сөйләми, тегеләй яшәгез, болай гомер итегез дип тамашачыларга акыл сатмый. Алар гади генә яши бирә: эшлиләр, ял итәләр, яраталар, яратмыйлар. Әмма әнә шул гадилекнең төбендә һәрвакыт зур фәлсәфә, тормышның сәнгатьчә дөрслеге ята”. Безгә бүген нәкъ менә шундый спектакльләр җитенкерәми кебек.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА./Мәдәни җомга/16.07.2015