Татарча Русский English

Республика һәм шәһәр көне уңаеннан спектакльләр!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Шәһәр һәм Республика көннәренә багышлап, 25- 29 август көннәрендә башкалабыз халкына һәм кунакларына үзенең иң яхшы биш спектаклен тәкъдим итәчәк.

25 август – күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышлап, «Төш» спектакле;

26 август – тамашачыларның иң яратып йөри торган спектакльләреннән берсе булган-  «Назлы кияү» музыкаль комедиясе  (К.Тинчурин)

27 август – узган 81 сезон премьерасы, Ф.Яруллин әсәре буенча «Бер күрешү- үзе бер гомер!» комедиясе;

28 август –  «Кияүләр»  комедиясе (Х.Вахит);
29 август – Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Эх,алмагачлары!» музыкаль комедиясе.

Спектакльләребезгә рәхим итегез!