Татарча Русский English

Сания Исмәгыйлева якты дөньядан китте…

Бүген,  24 июнь үзенең 35 елга якын гомерен Тинчурин театрында (ул вакытта Республика күчмә театры) иҗат итүгә багышлаган,  Татарстанның халык артисты Сания Исмәгыйлева якты дөньядан китте.

Сания Исмәгыйлева 1931 елда Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Театрда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1951 елда килә. Биредә ул 1986 елга кадәр эшли.
«Сулган чәчәкләр»дә Сара, «Хәзрәт үгетләргә килә»дә Зиннәтбану, «Кара йөзләр»дә Галимә, «Терезаның туган көне»ндә Аманда, «Рәйхан»да Рәйхан образлары артисткага зур уңыш китерәләр. Ул аларны тормыш чынбарлыгына таянып, табигый дөреслек белән иҗат итә һәм үзен сәхнәне яратучы, уйланучан артистка итеп таныта.

Сания Исмәгыйлева 70 артык образ иҗат иткән артистка. Театр сәнгате өлкәсендә хезмәтләре өчен 1979 елда аңа Татарстанның халык артисты дигән исем бирелә.

 

Театр коллективы Сания Исмәгыйлеваның тугыннарының, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклаша.
Артистка белән хушлашу иртәгә 25 июньдә, 10.00 сәгатьтә булачак. (Р.Зорге ур. 49 йорт)