Татарча Русский English

25 июньдә 81 нче театраль сезон ябыла!

 25 июньдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры Ш.Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән 81 нче театраль сезонны  яба!

81 нче сезон Тинчурин театры  өчен, һичнинди арттырусыз, гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, көлкеле комедияләргә бай булып, театрыбызның иҗат коллективы  югары  профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат  дәлилләде. Искә төшерерлек эшләребез, киләчәктә ирешәсе хыял- уйларыбыз бар.

15- 21 сентябрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале узды. Әлеге фестивальдә Казахстан, Калмыкия, Башкортостан, Чувашия һәм Татарстан Республикасы театрлары катнашты.

Сезонның иң истә кала торганы- сезон премьералары! Быел барлыгы алты премьера спектакле чыгарылды. Болар:

  1. Ф.Яруллин, “Бер күрешү — үзе бер гомер!” (режиссеры- Рәшит Заһидуллин);
  2. И.Юзеев, “Гашыйклар тавы” (режиссеры- Резеда Гарипова);
  3. Ф.Г.Лорка, “Өметсез хыяллар” ( режиссеры- Рәшит Заһидуллин);
  4. Р.Харис, Э.Низамов, “Кара пулат” (режиссеры- Георгий Ковтун);
  5. Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин, “Эх, алмагачлары!” (режиссеры- Рәшит Заһидуллин);
  6. Ш.Хөсәенов, “Чулпан” (режиссеры- Резеда Гарипова).

Сезон дәвамында театрыбыз башкалабыз Казаннан читтә яшәүче тамашачыларыбызны да спектакльләре белән сөендерде. Татарстан шәһәр- районарында гына түгел, берничә тапкыр Мәскәү каласында, Чувашия  Республикасында  үзенең иҗаты белән милләттәшләребезне куандырды.

81 нче театраль сезон вакыйгаларга бай булып, республикабызның театраль тормышында якты эз калдырырлык, тамашачылар йөрәгенә урын алырлык спектакльләре белән истә калачак.