Татарча Русский English

Бездә яңа конкурс!

Хөрмәтле тамашачылар! 25 июньдә Кәрим Тинчурин театры үзенең 81 сезонын яба. Шул уңайдан, Сезгә яңа конкурс тәкъдим итәбез. Беренчеләрдән булып, бу сезонда куелган барлык премьераларны, аларның чыгу даталарын, автор һәм режиссерларын дөрес язып театр сайтының кунакханә бүлегенә җибәрергә кирәк. Җаваплар 29 июньгә кадәр кабул ителә.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук 81 нче сезонга карата уй-фикерләрегез, хис — кичерешләрегез белән дә уртаклашырга онытмагыз. Конкурсның иганәчесе: ҖЧҖ “Кукмара металл савыт-саба заводы”. Башладык!