Татарча Русский English

14,15,16,17 апрель- Кара пулат спектакле

14,15,16,17 апрель көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә  «Ел вакыйгасы » номинациясендә  җиңү яулаган Кара пулат спектакле бу сезонда соңгы тапкыр күрсәтеләчәк.

Жанры- музыкаль әсәр

Туган ил ул – мәңгелек ил –

дөнья беткәнче исән!..

Туган илдән аерылма

бәхетле булыйм дисәң!

(Р.Харис)

Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваять ята.

Сәмәрканд әмире Тимерләнг гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы  тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый…

Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап- ак кимнән хан кызы пәйда була…

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

Либретто авторы- Ренат Харис

Режиссер- сценограф- Георгий Ковтун

Композиторы- Эльмир Низамов

Костюмнар буенча рәссамы- Әсәл Исмәгыйлева

Сәхнә бизәлеше-Владимир Самохин

Хормейстер- Динә Венедиктова (хор)

Концертмейстер- Екатерина Горбунова

Солистлар: Гулнора Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Хан — баба.

Хор артистлары: Дина Венедиктова, Ләйсән Дәүләтшина, Лилит Ёлчян, Эльвира Титова, Гүзәл Камалова, Илсөяр Низамиева, Илнур Байназаров, Илгиз Мөхетдинов, Иван Савиных, Руслан Хәбибуллин, Дмитрий Дорофеев, Илья Казаков.

P.S. Кара пулат — Болгардагы 14 нче гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән.

Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны бул­ган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хө­кем ителгән кешеләрне ябып тот­каннар.