Татарча Русский English

14 март- матәм көне. Бүгенге спектакль күчерелә

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге янгынында һәлак булганнар истәлегенә 2015 елның 14 март көне Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителде.

Шул сәбәпле, бүген кичке 17.00 сәгатьтә булырга тиешле К.Тинчуринның «Назлы кияү» музыкаль комедиясе, иртәгә 15 март көненә 12.00 сәгатькә күчерелә. Бүгенгә сатып алынган билетлар үз көчендә кала.

Театр коллективы әлеге фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.