Татарча Русский English

Артем Пискунов: «Миңа миллиард доллар бирсәләрме… »

Аның белән ике сәгатьтән артык сөйләшү дәвамында өр-яңа спектакль карагандай булдым. Сөйләшеп утырган җирдән сикереп тә тора, кулларын болгый-болгый, кемнедер күрсәтә, тагын каршыма килеп утыра, бөтен театр бинасына ишетелерлек итеп кычкырып көлеп җибәрә… Шулай итеп кабатланмас образны – үзен – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистыАртем ПИСКУНОВны уйный.

«МИН БЕРӘҮ ГЕНӘ!»

– Каян килеп чыктың син, Артем?

– Казаннан 350 км ераклыктагы Мөслим районы, Яңа Усы авылыннан (елмая).

– Нинди ул Мөслим – үзең күргәнчә тасвирла әле.

– Җир йөзендә безнең Яңа Усы авылыннан да гүзәлрәк урын юк. Андагы урманнар, елгалар, болыннар, үләннәр, хәтта бәбкә үләнендә калган каз кәкәйләре – бер җирдә дә алар кабатланмый. Андагы кояш берәү генә. Кызганыч, хәзер авылга бик еш кайтып булмый. Тик өч-дүрт көн буш вакыт булдымы, хатынны култык астына кыстырам да туган якка юл тотам.

– Анда кемнәр бар?

– Авылда туганнар күп минем. Аллаһка шөкер, ул яктан мин бик бай. Без үзебез дә биш бала: апам Елизавета, абыйларым Алексей белән Василий, аннары мин һәм энекәш Роман. Әтием Олег – эшче, әнием Гөлсинә – укытучы. Кем белән горурланасың, кемне якын күрәсең, дисәләр, мин һәрвакыт әти-әниемне әйтәм. Гаилә коргач, тагын бер әти-әнием барлыкка килде, Аллаһка шөкер.

– Ни өчен тәхәллүс алырга уйламадың?

– Сез минем фамилиягә генә карагыз, минеке кебек фамилия булганда, тәхәллүс кирәкме соң (көлешәбез)? Мине бөтенесе исендә калдыра, чөнки мин берәү генә. Җитди итеп әйткәндә, нишләп әле мин әнием кушкан исемне үзгәртергә тиеш ди?

– Театр дөньясына килеп эләгүең ничек булды соң?

– Без класста биш малай укыдык. 9дан соң бөтенесе китәргә уйлады, мин берүзем каласы булдым. Шул елны безгә спектакль белән Минзәлә театры килгән иде. Уйлаштык, әти-әни кайда нәрсә барын белеште дә, Казанга килергә булдык. Шулай итеп, театр училищесына Рәшит Заһидуллин курсына килеп кердем.

– Казанга килүеңә дә шактый вакыт узган…

– 25 еллык гомеремнең 10 елы Казанда инде. Артист булып китүемдә, һөнәремне шушы дәрәҗәдә белүемдә, яңалыкка омтылуымда, төрле уен коралларында уйнавымда – һәрнәрсәдә Рәшит Муллагалиевичның өлеше искиткеч зур. Ул үзенең һөнәрен шулхәтле яхшы белә – аның кебек кешене бүтән күргәнем юк.

– Театр училищесында дүрт ел уку дәверендә нинди вакыйга исеңдә калды?

– Беренче дәрес хәтердә. Мин училищега кергәндә үземне шигырь сөйләп, җырлап-биеп йөрермен дип уйлаган идем. Беренче дәрестә киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне, артист һөнәренең мәгънәсен аңладым.

Беренче курсның 6нчы октябре дә истә. Бу көнне мин булачак хатыным Резедага гашыйк булдым. Ак күлмәктән баскычтан төшеп бара иде ул – һаман да күз алдымда. Шул вакытта гашыйк булган идем, әле дә үлеп яратам.

«ГАМЛЕТ МИНЕ БӘРДЕ…»

– Күп интервьюларда: «Таныласым килә», – дип кабатлаганың бар…

– Мин аны яшермим, таныласым килә. Әлбәттә, яхшы як белән. Шуңа күрә тик утырырга яратмыйм. Бер урында таптанып торганымны сизә башласам, үземә ачуым килә башлый. Укырга, эзләнергә яратам. Укуга мәхәббәт татар филологиясе факультетында барлыкка килде. Анда да Рәшит Муллагалиевич фатихасы белән барып кергән идем. Хәзер Шолоховны укып бетереп ятам. Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ын өч көндә укып чыктым! Әгәр бу әсәр урыс теленә тәрҗемә ителгән булса, аны инде әллә кайчан сәхнәләштергән булырлар иде. 1 млрд доллар бирелсә, менә дигән спектакль куеп булыр иде аның буенча.

– Әгәр сиңа миллиард доллар биреп куйсалар…

– Үземнең режиссерны чакырыр идем, Голливудтан операторлар… Үзем, әлбәттә инде, төп рольне уйнар идем. Менә ул фильм булыр иде ичмасам! Легендар фильм!

– Ә үзеңнең режиссер булып карыйсың килмиме?

– Миңа иртәрәк әле. Бәлки, кайчан да булса, пенсиягә чыккач (көлә)

– Театр училищесыннан соң Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрына билгеләнгән артист бит син. Ничек Тинчурин театрына килеп эләктең?

– Яшь тамашачы театрында хәтта бер айлык хезмәт хакы да алырга өлгердем әле мин (елмая). Бервакыт төркемдәшем Илфак Хафизов шалтырата. Ул Тинчурин театрына эләккән иде. «Сиңа ике яхшы яңалыгым бар», – ди. Әйт тизрәк, дим. «Зөлфәт Мәскәүгә укырга керде», – ди. Төркемдәшебез Зөлфәт Закировны башта Тинчурин театрына артист итеп алганнар иде. Ул Мәскәүгә киткәч, штат бушады дигән сүз бит инде. «Икенче яңалык: килеп гариза яз, сине Тинчурин театрына алалар», – ди Илфак. Чехов базары янында нишләп йөргәнмендер инде, шуннан торып театрга кадәр чаптым. Ничек йөгереп кергәнемне һаман да хәтерлиләр әле. Күзләрем акайган, сулышым кысыла. «Мин артист, сезгә эшкә керәм, гаризаны ничек язарга, кем исеменә язарга?» – дип мышнап килеп кергән идем.

– Танылу китергән спектаклең Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» булды кебек?

– Йолдызлы сәгатем шул спектакльдә суккандыр шул, мөгаен. Бик ярата идем ул спектакльне, аны уйнавы рәхәт иде. Кызганыч, төп рольне башкаручы Лия Вильданова театрдан киткәч, «Айгөл иле» репертуардан төшеп калды. Аның жанры – романтик драма. Хәзер романтик драма бик бармый. Андый жанр патриотизм таләп итә. Ә патриотизм дигән әйбер бездә юк…

– Ә Шекспирның «Гамлет»ы сиңа яңа уңыш китерде…

Бервакыт «Мәхәббәт баскычы»н уйнаганда, сәхнә артында торам. Режиссер Рәшит Муллагалиевич килде дә: «Артем, «Гамлет»ны уйныйбызмы?» – ди. Күз алдына китерәсезме: мин хәзер сәхнәгә чыгып китәргә тиеш, миңа 24 яшь һәм миңа Гамлетны уйнарга тәкъдим итәләр. Башта аңламадым… Ничек алай? Никадәр җаваплылык! Әлбәттә, теләк уянды, ул эчтән яндыра башлады… Булдырып чыгачагыбызга ышандым, чөнки янда Рәшит Муллагалиевич бар иде.

Бу спектакльдән соң син усалландың, җитдиләндең, карашың үзгәрде, диләр. Чыннан да, бу роль мине үзгәртте. Мин бер спектакльдән дә аның кадәр курыкмыйм. Гамлет образы тәнгә сыймый, ташып чыга. Йә ул сине җиңә, йә син аны, диләр бит. Гамлет мине бәрде, ахрысы (көлә). Татар халкында ике Гамлет хәзер – Мөхтәр Мутин да мин.

– «Тантана» премиясе бирерлек булгач, Гамлет уңышлы килеп чыккан инде…

Мине күргәннәре, бәяләгәннәре өчен рәхмәт. «Тантана» залында утырган кешеләрнең 25е генә булса да «Гамлет»ны караган булса, бу премия чыннан да бик кыйммәтле. Шәхсән минем өчен роль 75 процентка килеп чыкты.

– Ничә процентлык итеп эшләргә була?

– Эшли-эшли 100не дә тутырырга була.

«ӨСТӘЛ АСТЫНДА РӘХӘТЛӘНЕП ЯШИМ»

– Танылу өчен бер шедевр кирәкме, әллә уртакул дәрәҗәдәге 100 роль башкарумы?

– Төрлечә. Мәсәлән, минем моңа кадәр булган бөтен рольләремне сызып ташлап, Гамлетны гына калдырсалар, каян килеп чыкты бу егет, дип кабул итәрләр иде. Икенче ягы да бар: «Бу егет комедиядә генә уйнап йөри иде, кара, трагедияне ничек шәп уйнады», – дип уйларга мөмкиннәр. Шуңа күрә өзеп әйтеп булмый, Гамлет белән генә чыксам, ничек кабул итәрләр иде икән. Тик беренче рольләрем булмаса, Гамлет та булмас иде.

– Бар таныласы килү теләге, бар «йолдыз чире». Ничек алар арасында баланс сакларга?

– Кайберәүләр һава шарына утырып, тиз генә күккә күтәрелә дә, шарлары шартлагач, шап итеп җиргә килеп төшә. Ә акыллы кешеләр күккә кирпечтән стена өеп менә. Карап кына, егылмаслык итеп өеп, һәр адымын үлчәп басып. Әгәр йолдыз булып йөрисең килә икән, нигезеңне әйбәтләп өяргә кирәк.

– Әлегәчә уйналмаган, ләкин хыялда йөргән рольләр?

– Уйныйсы килгән әсәрләр муеннан. Бар «Король Лир», Булгаков. Бездә ике тапкыр куелса да, минем дә «Сүнгән йолдызлар»да Мәхдүмне уйныйсым килә. «Галиябану», «Ак калфак»… Хәсән Туфанны уйнар идем. Отеллога ук барып җитеп булмас инде, аңа кыяфәт юк (көлә). Их, тагын бер ун сантиметр буй булсамы… Ләкин мине мондый килеш яраталар, шулай дип үземне тынычландырам.

– Бер интервьюда: «Бәхетем тулы булсын өчен, театр янында дүрт бүлмәле фатир кирәк», – дигәнсең…

– Әлбәттә, кирәк! «Бентли» да кирәк. Монысы шаяру, әлбәттә. Минем машинам, яшәр җирем бар – болары матди байлык кына. Алар җилдән килгән акчага алынмаган. Мин тик торырга яратмыйм, банкетлар алып барам, төрле чараларда катнашам, әле җырлый да башласаммы… Күрмәгәнегезне күрсәтәм әле мин сезгә(көлә). Театрда 20ләп ролем, яраткан хатыным, ике әти-әнием бар – тагын нинди тулы бәхет турында сүз булырга мөмкин?!

Зур гастрольләр турында хыялланам. Монысы теләк, максат. Хыял бит ул буй җитмәслек була. Минем хыял – Голливудта кинода төшү. Чынлап та, тормышка ашмаслык бит. Ә бәлки, ашарлык та…

– Җәмәгатең турында да әйтеп кит әле.

– Минем Резедәкәем! Ул – минем мәхәббәтем, терәгем, тәнкыйтьчем, коллегам, илһамым, фикердәшем, йөрәгемнең яртысы, күп җырларымның герое. Минем хәзерге Артем булып формалашуымда аның өлеше бик зур, чөнки мин һәр эшемне ул күрсен дип эшли идем. Миндә ялкаулык чире бар иде. Аның тамырына балта чабучы да Резеда. Ул һаман да мине гаҗәпләндереп тора.

– Нинди начар сыйфатыңны атый аласың, Артем?

– Мин кирәгеннән артык ачык, беркатлы. Хәзерге заманда бу сыйфатлар белән яшәү авыр. Кайвакыт ачы итеп шаяртам, шуңа күрә кешене үпкәләтергә мөмкинмен. Ә менә мине мыскыл итеп көлеп үпкәләтү бик авыр. Егыла-егыла көлсеннәр шунда – бергә тәгәрәп көләм, тик үпкәләмим.

– Синең үзеңне йөз процентлы оптимист дип атаганың бар. Хәзер кризис дибез бит инде. Оптимизмың кимемәдеме?

– Юу-ук, нинди кризис. Бәрәңге бар, ипи бар. Мин өстәл астында бәрәңге белән ипи ашап та рәхәтләнеп яши алам. Чит илне яратмыйм, ул миңа кирәк түгел. Хатын, әйдә, барабыз, дип тукый. Ә минем барасым килми, анда күрмәгән әйберем юк. Минем туган ягыма кайтасым, урманга керәсем килә. Әлбәттә, чит илләргә спектакльләр белән чыгасы килә, ә комлыкта ярымшәрә килеш йөреп, үземне күрсәтергә теләк юк.

– 20нче апрельдә театраль концерт куярга җыенасың. Татар эстрадасында болай да 600 җырчы, диләр, алар арасына син дә кермәкче буласыңмы?

– Кереп карыйм әле. Әгәр халык әйбәт кабул итсә, нишләп әле мин 601нче җырчы булмаска тиеш? Газета укучылар, 20нче апрельдә тамашага килеп, аларга ошаганмы-юкмы икәнен миңа берәр ничек белдерсәләр иде. Киләчәктә миңа җырларгамы-юкмы икәнен белеп торыр идем.

– Ни өчен ул тамашага килергә тиешләр?

– Беренчедән, мин үземнең җырларымны башкарам. Икенчедән, ул театральләштерелгән тамаша булачак. Өченчедән, оркестр белән җырлаячакмын. Дүртенчедән, анда мин генә булмыйм. Бишенчедән, мин халык җырларын да башкарам. Һәм әлбәттә, минем белән аралашу булачак. Җырладым да кереп киттем түгел. Килеп чыкмаса – туктыйм, килеп чыкса, тагын эшләп карарбыз.

Кем ул Артем?

Шулай ук Тинчурин театры артисты, Артемның хатыны Резеда СӘЛӘХОВАга шушы сорауны бирдек.

– Артем ул –җирән чәчле чибәр егет (көлә). Ул минем иң якын дустым, чөнки ир белән хатын иң беренче чиратта дус булырга тиешләрдер. Артем тырыш, хатын-кызга хөрмәт белән карый, җаваплы, максатчан. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкара. Аның кулыннан бөтен эш килә: кадак-чүкеч белән дә «син» дип сөйләшә ул, бик тәмле итеп ашарга да пешерә. Аны әтиемә охшатып сайлаганмын, күрәсең. Әти дә һәр нәрсәдән кызык табучы кеше, Артем да шундый.

Артемның музыкаль белеме юк. Театр училищесында укыганда ничәнчедер курста татар классикасы буенча өзекләр сәхнәләштердек. Бер кызыбыз өзеккә Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» әсәрен алды. Анда Бакый образы җырларга тиеш, Артемга бирделәр бу рольне. Җырлый гына алмый бит бу! Өйрәтәләр моны, өйрәтәләр – юк инде, көйне тотып ала алмый. Шуннан ул кыз, Артемны төшереп калдырып, җырлый торган егетне алды. Күрәсең, бу вакыйга Артемның күңеленә бик нык тигән, һәм ул үзенә җырларга өйрәнергә дигән максат куйды. Тәки максатына иреште, әнә хәзер концерт куярга йөрибез.

Фәнзилә МОСТАФИНА/Безнең гәҗит/11.03.2015