Татарча Русский English

Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхованы сәхнә теле укытырга чакырганнар

Артист халкы һәрвакыт тамашачының күз уңында. Алар белән һәрвакыт кызыксынып тора. Без бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова белән аның тормышындагы һәм иҗатындагы яңалыклар турында сөйләштек.

- Резидә, син театрда алты ел гына эшләсәң дә тамашачыга танылырга өлгердең. Сиңа сәнгатькә юл күрсәтүче кем булды?

- Минем сәнгать юлына кереп китүемә музыка мәктәбендә укуым да этәргеч ясагандыр. Казан читендәге Залесный бистәсендә туып үстем мин. Шуннан Казандагы 4 нче татар гимназиясендә йөреп укыдым. Тугызынчы сыйныфны гел бишлегә генә тәмамладым. Музыка мәктәбендә фортепьяно классында белем алдым. Сәнгать юлыннан китәсемне алдан ук белсәм дә, кая барырга икәнен сайламаган идем әле. Башта музыка училищесына кереп карарга да исәп бар иде. Аннары театр училищесына Рәшит Заһидуллин курсына барып кердем. Аны тәмамлау белән Тинчурин исемендәге театрга килдем.

- Сезнең төркем бик бәхетле булып чыкты. Репертуарда син катнашмаган спектакль юк диярлек. Тамашачы арасында да: “Ул рольләрне артистлар ничек өйрәнеп бетерә икән?” — дип кызыксынучылар бардыр. Алар бер-берсе белән буталмыймы?

- Миңа танышларым да бирә ул сорауны. Юк, бер-берсе белән буталмый ул рольләр. Бүгенге көндә 25ләп ролем бар инде. Мәсәлән, бүген “Бәйрәм белән, кызлар!” га әзерләнсәм, иртәгә “Сүнгән йолдызлар” га… Безнең репетицияләр ике – өч ай бара. Беренче айны без көн саен өстәл янында утырып кына укыйбыз. Репетициягә чыкканда текст күңелгә кереп калган була.

- Сез бит әле балалар өчен дә уйныйсыз. Кайсыларында уйнау бигрәк тә җаваплырак?

- Безнең эш гомумән җаваплы инде. Чөнки тамашачы акча түләп килә. Без аңа ошарга тиешбез. Бүгенге интернет заманында халыкны музыка белән дә, декорация белән дә шаккаттырып булмый. Без тамашачының күңеленә хуш килерлек итеп уйнарга тиешбез. Бигрәк тә балаларның игьтибарын тотып тору авыр. Шуңа күрә алар өчен уйнау җаваплырак.

- Сездә элек куелган спектакльләр дә яңарып тора. Тәҗрибәле артистлардан соң уйнаган рольләрең дә бардыр. Алары куркытмыймы?

- Анысында уйнау тагын да җаваплырак. Тамашачы күңелендә ул образ шул чактагы артист уйнавы белән истә кала бит. Тамашачы аны чагыштыра. Әйтик, “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектакле бездә 18 ел бара. Без анда өченче буын булып килеп кердек. Димәк, безгә алардан ким уйнамаска тырышырга кирәк. Мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар” да Сәрвәр ролендә Зөлфия Вәлиевадан соң бигрәк тә вокал өлешен ничек башкарырмын, дип борчылдым. Әлбәттә, аның кебек булдырып та җиткерә алмыймдыр. Шулай да тырышырга кирәк. Артист өчен җырлау, бию, уен коралларында уйный белү зур бәхет ул.

- Сездә андый артистлар шактый. Режиссерыгыз аларның сәләтләрен кайбер спектакльләрдә күрсәтә дә инде.

- Әйе, Туфан Миңнуллинның “Төш”ендә без оркестр тәшкил итәбез. Разил Вәлиевнең дә “Язмышым юллары” нда, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары”нда уен коралларында уйныйбыз. Режиссер кушса, артист теләсә нинди уен коралында өйрәнергә әзер. Мәсәлән, Артем Пискунов үзлегеннән мандолинода уйнарга өйрәнде. Эш булу белән генә түгел, аны җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле.

- Сәхнәдә кайбер артистлар импровизация алымын еш куллана. Артыграк китсә, тамашачы аны өнәп җиткерми…

- Артистларга репетиция вакытында нәрсә тәкъдим итәселәре килсә дә рөхсәт ителә. Әгәр сәхнәдә режиссер куйган тәлапләрдән чыгып китәсең икән, анысы ярамый. Премьерадан соң үзгәртергә рөхсәт ителми.

- Резидә, моңа кадәр уйнаган рольләреңнән кайсыларын еллар үткәч тә сагынып искә алырлык?

- Артист өчен һәр роль кадерле. Мин репертуардан төшеп калганнары белән бик авыр аерылышам. Шунысы куанычлы: яңалары өстәлеп тора. Репертуарыңда уйный торган спектакльләр кими барса, артист өчен фаҗига. Мин кирәкмәс кеше булудан куркам. “Сүнгән йолдызлар” дагы – Сәрвәр, Шекспирдагы – Офелия рольләре театр дөньясында һәр хатын – кызның хыялы ул. Алар еллар үткәч тә онытылмаячак, дип уйлыйм.

- Быел зәңгәр экраннарга чыгачак “Ак чәчәкләр” телевизион фильмындагы Гөлшаһидә роленә дә сайлап алганнар үзеңне. Тамашачы күңеленә керермен, дип уйлыйсыңмы?

- Инде фильмның күп өлеше төшерелүгә карамастан, әле һаман да үземә ышанып бетмим. Беренче телевизион эш булгач, нәтиҗәсен куркып кына көтәм. Тормышта мин тышкы кыяфәтем белән дә, эчке дөньям белән дә героиня түгел. Романны ике тапкыр укыганда да миңа анда Диләфрүз роле якын иде. Соңыннан Гөлшаһидә образы насыйп булды. Беренчедән, җиренә җиткереп тудырдыммы икән ул образны дисәм, икенчедән, аннан матуррак кеше табылмадымы икән, дип уйламаслармы, дим. Гөлшаһидә роле миңа кечкенәдән якын, чөнки әнием фармацевт булып эшли. Шушы ролем белән дә тамашачы күңеленә керергә Ходай бирсен, дип кенә теләргә кала.

- Резидә, син яшь кенә булуга карамастан, театр училищесында укытырга да алынгансың. Анысына кем тәкъдиме белән керештең?

- Училищеда укыганда без сәхнә теле укытучысы Рәүф Нуриевны “өченче әтиебез” дип йөртә идек. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Узган ел ул мине сәхнә теле укытырга чакырды. Үзем дә укучылар белән бергә өйрәнәм. Мин яңалыклар яратам. Үземне төрле өлкәдә сынап карыйсым килә. Соңгы елларда сценарий язу белән мавыгам. “Язмыш юллары” белән ”Без 41 нче ел балалары” спектакльләре минем сценарий буенча куелды һәм алар сәхнәдә бара.

- Син гомерлек ярыңны да театрдан таптың. Моннан берничә ай элек кенә Артем Пискунов белән гаилә корып җибәрдегез. Аның кайсы сыйфатлары үзенә тартты?

- Артем белән безнең юллар училищеда ук очрашты, ә театрга килгәч кушылды. Без бер группада укыдык. Укый башлаганда миңа ундүрт кенә яшь иде әле. Артем максатчан, бик романтик егет. Миңа ун ел буе гыйшык тотып йөргәнен дә соң гына әйтте. Беркайчан да тавышын күтәрмәс ул. Аннан соң Артем әнисен бик хөрмәт итә. Шул ягы да ошады. Әнисен хөрмәт иткән ир кеше үз хатынын да шулай хөрмәтли, диләр бит. Эшне дә аерып тормый. Мин өйдә булмасам, ашарга да пешерә, идәнне дә юарга мөмкин. Әни аны күп нәрсәгә өйрәткән.

- Үзең каенанаңны “әни” дип кенә торасың. Аларның гаиләсе ничек кабул итте үзеңне?

- Әти-әниләр без училищеда укып йөргәндә үк танышлар иде инде. Казанга килгәч алар безгә килеп йөрделәр. Аралашып яшәдек. Шуңа күрә бер-беребезне күптән белгәнгә дә бик якын итеп каршы алдылар. Алга таба да шулай яшәргә язсын.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА/Шәһри Казан/27.02.2015