Татарча Русский English

Тинчуринлылар чаңгыга басты!

27 февраль 14.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре “Хәтер эстафетасы”на чыктылар.  Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында  узды. Эстафета кысаларында чаңгы һәм чанада шуу, күңелле стратлар уздырылды.

Чаңгыда  шуып бераз арып, кайберләре туңып киткәннән соң хезмәткәрләр чәй һәм кайнар коймак белән сыйландылар.

Кышның ахыргы көннәрендә уздырылган әлеге чара,  кышкы матурлык белән тагын бер кат хозурланыр һәм илһамланырга да тагын бер мөмкинчелек бирде.